Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авыручылар саны арта

Соңгы көннәрдә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгатьләр саны арткан. Райондашларыбыз югары кан басымы белән интегә. Моңа һава торышының кискен үзгәрүе дә тәэсир итә, ди табиблар.

– Вируслар күптөрле, алар бары тик кан анализлары нигезендә генә ачыклана. Бу атнада җирлегебездә алты райондашыбызга вируслы кискен респиратор авыру диагнозы куелды. Авыручылар саны артты. Көзге чорда ел саен шулай. Бер хатын-кызда үпкә ялкынсынуы ачыкланып, Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылды, – ди ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

Хастаханәгә югары температура белән, томау төшеп, бума ютәл белән мөрәҗәгать итүчеләр күп.

Соңгы арада балаларда кискен респиратор авырулар күзәтелә. Ә грипп югары температура белән башлана: тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Моннан тыш томау күзәтелергә, баш авыртырга мөмкин. Коронавируска да тикшерәбез: тестлар ясала.

Лилия Шәймиева

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 10 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев