Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Сәламәтлек

Аллергия - чир түгел

Хуш исле чәчәкләргә төренгән иң ямьле вакытны кайберәүләр куркып каршы ала

Хәтта өйләреннән чыкмыйча утыручылар да бар. Сәбәбе – аллергия. Вакытында дәваланмасаң, аллергиянең азып, көчәеп китүе ихтимал.

Җир йөзендә һәр дүртенче кеше аллергиядән интегә. Замана авыруыннан дәва юк, ди табиблар. Аллергияне кисәтергә һәм күпмедер вакыт булдырмый калырга гына була.

– Аллергия – иммун системасының характеры. Организм аллерген белән очрашкач, котырына, көрәшә башлый. Нәтиҗәдә бу сәламәтлектә чагыла: томау төшә, борыннан ага, күзләр кызара, яшь ага, ютәлләтә, сулыш алу кыенлаша. Хәтта Квинке шешенүе, анафилактик шок булырга мөмкин. Үзлектән дәвалану бик куркыныч. Даруларны, дәвалауны табиб билгеләргә тиеш, – ди район поликлиникасының участок табибы Эрбол Бопоев.

Кешедә берьюлы берничә аллергия күзәтелергә мөмкин. Аллергиягә иммун системасы какшаган кешеләр тиз бирешә. Аллергиядән аеруча балалар, яшьләр интегә, ди белгечләр.

– Яшәү рәвеше, туклану үзгәрә. Хәзер бөтен нәрсә стериль. Балаларны да чисталык саклап үстерәбез. Шуңа микробларны, паразитларны очраткач, иммун системасы алар белән көрәшә алмый, көче җитми. Организмның зарарсыз тоелган матдәләргә дә сизгерлеге арта. Элек авылда яшәүчеләрдә аллергия сирәк күзәтелә иде, хәзер авылда да аллергия белән җәфаланучылар байтак. Балалар кечкенәдән туфрак белән бәйләнештә үссә, хайваннарны тотып-капшап караса, аллергия китереп чыгарырга мөмкин булган әйберләр белән кечкенәдән элемтәдә булса, аллергия белән, бәлки, очрашмаслар иде. Артык чисталык – үзе чир ул, – ди район хастаханәсенең баш педиатры Резеда Мөҗипова.

Аллергиядән препаратлар күп. Аларны табиб рөхсәтеннән башка да алырга мөмкин. Әмма файдасы вакытлыча гына булачак.

– Дару эчү белән аллергия бетми. Киләсе елга ул тагын әйләнеп кайта. Җитмәсә, симптомнар да көчәя. Аллергиядән дәвалануга бик җитди карарга кирәк. Хастаханәгә күзләре яшьләнеп, кычытып, күз кабаклары шешенеп, ялкынсынып килүчеләр күп. Күрше Минзәлә районыннан бер атна эчендә аллергиягә зарланып алты ир-егет мөрәҗәгать итте. Башкортостаннан килүчеләр дә бар хәтта. Аллергиядән интегүчеләрне тикшергәч, дәвалану билгеләнә. Ул индивидуаль, бер кешегә яраган дару икенче берәүгә ярамый, хәтта аллергия симптомнарын көчәйтергә дә мөмкин. Аллергияле кешеләргә урман-паркларда йөрү киңәш ителми, тәрәзәне ачмасаң хәерлерәк булыр, – ди поликлиниканың күз табибы Нәкыйбә Гайнетдинова.

Белгечләр әти-әнисе аллергия белән интегүче балалар аллергиягә ешрак дучар була, ди. Ана сөте имеп үсмәгәннәргә, тәмәке тартучылар янында торган “пассив тартучыларга”, зарарлы производствода хезмәт куючыларга аллергия ныграк “ябыша”. Аллергия – чир түгел, ул авырулардан да яманрак. Бертуктаусыз төчкереп, борыныннан бүлендек агып, тәне кызышып, кычытынып аллергиядән интегүчеләр аннан котылу өчен әллә нәрсәләр бирергә әзер, тик аллергияне бетереп булмый. Шуңа аллергияне вакытында кисәтү зарур.

Фото – Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев