Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Хәтерләрдә мәңге сакланыр

Мөслимдә Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбызны җирләделәр. Матәм митингы Илгиз Фәттахетдиновның туган авылы Иске Карамалыда үтте. Хәрби белән хушлашырга район җитәкчелеге, оешма-предприятие вәкилләре, туганнары, дуслары, авылдашлары килгән иде. ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да гаиләнең кайгысын уртаклашты.

Рядовой Илгиз Фәттахетдинов – Иске Карамалы егете. 2018 елның ноябрендә хәрби хезмәткә алына. Башта Хабаровск краенда хезмәт итә, 2019 елда Приморье краеның Уссурийск шәһәренә күчә. Шунда контракт буенча хезмәт итәргә кала. Илгиз Фәттахетдинов гаубица үзйөрешле-артиллерия дивизионы идарәсенең взвод идарәсендә отделение командиры-топогеодезист була. 2022нче елның 10 августында Илгиз Илдус улы хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.

– Ватанын һәм Россия халкын яклаган хәрбиләребезнең батырлыгын без беркайчан да онытмабыз. Бүген хәрби бурычын үтәүче егетләрнең барысына да рәхмәтебезне җиткерәбез. Илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән райондашыбыз Илгиз Фәттахетдинов Ватанга хезмәт итүнең үрнәге булып тора, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин Илгиз Фәттахетдиновның матәм мәрәсимендә.

ТР буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов, Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов Илгиз Фәттахетдиновның кыюлык, ныклык, бурычка тугрылык үрнәге күрсәтүен билгеләп үттеләр.

Райондашыбыз хезмәт иткән хәрби часть тарафыннан да кайгы уртаклашу сүзләре яңгырады.

– Хәрби частьтә Илгиз Фәттахетдинов һәрвакыт гадел, карусыз, күпләр өчен үрнәк булды. Аның батырлыгына бәя юк! – диде лейтенант Евгений Белов.

Илгиз Фәттахетдиновның әнисе Ирина ханым матәм митингында катнашкан, гаиләнең кайгысын уртаклашкан һәркемгә рәхмәтен җиткерде. Авылдашлары Илгизнең авыл тормышында актив катнашуын, КВН командасында уйнавын искә алды.

Бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, райондашыбызны матәм маршы астында соңгы юлга озаттылар.

Йөрәктәге яраны сүзләр белән төзәтеп булмаса да, райондашыбыз, аның намуслы, фидакарь тормышы турында хатирәләр үлемнән көчлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев