Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Хат ташучы Гүзәлия

Мөслим хат ташучысы Гүзәлия Әхмәтова – вакытлы матбугатка иң күп күп яздыручыларның берсе

“Татмедиа” АҖ хат ташучыларны хөрмәтләде. 2026 елның беренче яртыеллыгында “Татмедиа” АҖ газета-журналларына иң күп яздырган хат ташучылар дипломнар һәм кыйммәтле пакетлар алды. Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз Гүзәлия Әхмәтова да бар. “Без – сездән башка, сез бездән яши алмыйсыз”, – дип, “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков почта хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде.

Гүзәлия Әхмәтова Мөслим почта бүлегендә 2015 елдан бирле эшли. Танышы тәкъдиме белән “ике-өч ай гына эшләп карыйм” дип килгән Гүзәлиянең хат ташучы булып урнашуына 11 ел тулган!

– Почтада эшли башлаган мәлдә ояла идем. Балалар, урамда күреп, “Почта “ящигы” килә!” яки “Почтальон Печкин” дип үртиләр иде. Хәзер алар да, мин дә ияләштек, – ди Гүзәлия.

Балаларны ярата ул. Ничек инде яратмасын, белгечлеге буенча укытучы бит Гүзәлия! Алабуга педагогия институтында татар һәм рус телләре укытучысы белгечлеге алган кыз мәктәптә 4 ел эшли! Шуганка мәктәбендә, аннан Азнакай районында балалар укыта. Кияүгә чыккач, Мөслимгә кайта. Тик Мөслимдә аңа укытучы буларак эш табылмый. Нәтиҗәдә, урау юллар аша булса да, почтага килә ул.

Язмышының аны почта белән бәйләве юкка түгел. Укырга, кешеләр белән аралашырга ярата Гүзәлия. “Өлкәннәр дә аралашуга мохтаҗ. Әби-бабайларның кайберләре өеннән чыгып йөрми бит. Баштагы мәлдә: “Нигә утырмыйсың? Чәй эчәбез”, – дигәннәренә аптырый идем, хәзер аңлыйм. Сөйләшәм, хәлләрен сорашам, өлкәннәргә ияләштем”, – ди ул.

Гүзәлия Әхмәтова район үзәгендәге Мусин, Авзалов урамнарында, Кооператив урамының бер өлешендә һәм Катмыш авылында хатлар тарата. Хатлар дигәч тә, пенсия китерү, газета-журналларга яздыру, вакытлы матбугатны тарату һәм башка төр почта хезмәте дә аңа йөкләнгән. Моннан тыш почта хезмәткәрләренең сату планы да бар. Өйдән-өйгә йөреп азык-төлек һәм көнкүреш товарлары да тәкъдим итә алар. Эше күп һәм җаваплы булса да, хезмәт хаклары зур түгел. “Хат ташучылар һөнәрләрен һәм кешеләрне яратканга почтада эшли”, – ди Гүзәлия.

Соңгы елларда лаеклы ялга чыгучылар пенсияләрен банк аша ала. Пенсияне почта аша алмагач, хат ташучыны да бөтенесе дә көтеп тормый: капкалар бикле! Шул сәбәпле күп өйләргә вакытлы матбугатка яздырырга да кереп булмый. Газета-журналларга яздырырга үҗәтлеге ярдәм итә Гүзәлиянең. Язылырга чакырып СМС-хәбәрләр дә җибәрә, шалтырата да ул.

– “Язылмыйм” дисәләр: “Дөрес уйламыйсың”, – дип язылырга кыстыйм. Ахыр чиктә: “Синнән котылып булмый”, – дип язылучылар да бар. Ярты ел дәвамында килүче газета өчен 1 мең сум кыйммәтмени инде?! Алты ай дәвамында атна саен өйгә килә бит ул! Интернет заманы дисәләр дә, вакытлы матбугатның үз урыны бар. Газета-журналларга бер язылган кеше гел языла ул, бәягә карамый, – ди Гүзәлия.

Ул үз участогына караган һәр гаиләне белә. Эшли башлагач та һәркайсының телефон номерын белешеп, саклап куйган. Рәсми хатлар, уведомлениеләр тапшырасы бар бит. Хатны вакытында алмасалар, штраф түләргә туры киләчәк. Төгәл, җаваплы, диләр аның турында. Беренче карашка усал, кырыс тоелса да, күңеле нечкә Гүзәлиянең. Кешеләрне, һөнәрен, табигатьне, тормышны ярата ул! Почта белән дә шушы ярату бәйли аны.

Фото – Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев