Хат ташучы – җаваплы һөнәр
Рус Шуган авыл җирлегендәге почта бүлекчәсен Наталья Кукушкина җитәкли
Авыл почтальоны җирлек халкы белән тыгыз элемтәдә эшли. Вакытлы матбугат таратудан тыш, түләү квитанцияләрен, пенсияләрне, хатларны адресатларына илтә.
Почта бүлекчәсендә көнкүреш товарлары сату да оештырылган. Наталья Викторовна товарларны өйдән-өйгә йөреп, сатып та йөри.
– Халыкны вакытлы матбугатка яздыру һәм тарату – минем төп эшем. Авыл халкы район газетасы “Сельские огни”ны бик яратып укый. Район яңалыклары гына түгел, ил-көндә булган хәлләр дә газетада урын алган. “Республика Татарстан”, “Аргументы и факты”, “Казанские ведомости” газеталарын да авыл халкы бик яратып укый. Мин болардан тыш “Тысяча советов”, “Тысяча секретов” кебек газеталарны да яздырып алам, – ди Наталья Кукушкина.
Наталья Викторовна Башкортостан республикасының Бакалы районында туган. Әти-әниләре белән Кыргызстанда яшәгәндә Рус Шуган авылына әбисенә кунакка кайткан кыз шушы авыл егете Юрага гашыйк була. Яшьләр гаилә корып, өч балага гомер бүләк итә. Һөнәре буенча тегүче булса да, райондашыбыз кечкенәдән хат ташучы булырга хыяллана. 2013 елда Рус Шуган авылында хат ташучы булып эшли башлый. Почта хезмәткәрләрен компьютер серләренә, әбунәчеләр белән эшләү нечкәлекләренә өйрәтү өчен копьютерлаштыру курслары үткәрелә.
– Олы Чакмак авылы хат ташучысын җәйге ялга җибәрер өчен Наташаны чакырып алганнар иде, хат ташучы эшкә чыкмау сәбәпле, ул анда 1,5 ел эшләп кайтты. 2016 елда янәдән Рус Шуган почта бүлекчәсен җитәкли башлады. Пенсия, төрле пособиеләр һәм субсидия алучылар да почта хезмәткәрләрен көтеп тора. Хат ташучы коммуналь хезмәтләр, телефон, интернет, балалар бакчасы, җир һәм милек салымы өчен түләүләр ала. Авылдашлар кредит түләү һәм акча күчерү өчен дә почта хезмәтеннән файдалана. Соңгы елларда халык ДАИ штрафларын да хат ташучы аша түли. Наташаны Рус Шуган халкы бик ярата һәм хөрмәт итә. Ул – һәр йортта кадерле кунак, – дип сөйләде Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Дистә елга якын шушы өлкәдә эш-ләүче Наталья Викторовна үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән. Вакытлы матбугатка язылучыларның күпчелеге өлкәннәр булуын исәпкә алсаң, хат ташучы тәмле телле, ягымлы булырга кирәк.
– Хат ташучыларның эше җиңел түгел. Газета таратудан тыш, товарын да ташырга, анысын да халыкка тәкъдим итәргә кирәк. Наташабыз бервакытта да зарланмый. Җил-яңгыр булсынмы, кар явып буранлап торсынмы, хат ташучыбыз үз эшен теш-тел тидермәслек итеп башкара. Халыкны рухи азык белән тәэмин итүче Натальядан без бик канәгать, – ди Александра Герасимова.
Альбина Басорина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев