Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Хәрби хезмәт чыныктырды

Илдар Низамов – гомерен куркыныч астына куеп, Ватан алдындагы бурычын үтәгән егетләрнең берсе

Мөслим егете ул. 8 сыйныфны тәмамлагач, тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә Илдар Низамов.

– Армия сафларында хезмәт итү без яшь чакта зур горурлык иде. Калининград өлкәсендә чик буе гаскәрләрендә 2 ел хезмәт иттем. Әти белән әни, өйдәге хәлләр турында бәйнә-бәйнә сөйләп, озын хатлар яза иде. Ул вакытта кәрәзле телефоннар юк, таң атса, хат көттек. Хатлар безнең өчен алтын кебек бәһасез иде. Дембельгә кадәр хатларны кабат-кабат укый идек. Хәрби постларда дежур торганда да хатлар безгә кадерле дус булды. Армия хезмәте чыныктырды, тәнгә – куәт, йөрәккә дәрт өстәде. Ике ел вакыт үтте дә китте. Декабрь зәмһәрир салкыннары белән өркеткән көннәрдә туган якка әйләнеп кайттым, – дип искә ала Илдар абый.

Хәрби хезмәттән кайтканның икенче көнендә үк “Сельхозхимия”гә эшкә чыга ул. Егетнең куллары алтын булуын күреп, җитәкчелек аңа башка эшләрне дә ышанып тапшыра. Чыгымчылаган техниканы да ялт иттереп төзәтеп куя Илдар.

– Биш ел тракторда эшләгәч, күңел алгысып, янәдән хәрби хезмәткә китәргә булдым. Гомер бушка үткән сыман тоелды. Ул вакытта Советлар Союзы территориясендә бик күп дусларым бар иде, алар: “Контракт буенча хезмәт итәргә кил!” – дип, хатлар яздылар. Янәдән Калининград өлкәсенә юл тоттым. Барысы бергә алты ел чик буе гаскәрләрендә хезмәт иттем, – дип яшьлек елларын  искә ала Илдар абый.

Контракт нигезендә хезмәт итәргә киткәндә Илдар Низамовны сөйгән яры Резеда озатып кала. Кыска вакытлы ялга кайткач, алар матур итеп туй үткәрәләр.

– Илдарга Аллаһы Тәгалә, нинди күркәм сыйфатлар бар, барысын да мулдан биргән. Тыныч, акыллы, сабыр булуы белән үзенә каратты ул. Гаилә коргач, тагын да игътибарлыракка, ягымлыракка әйләнде. Бала җанлы кеше Илдарым. Улларыбызның балачагын бәхетле итү өчен вакытын да, акчасын да, наз-яратуын да жәлләмәде, – ди Илдар абыйның тормыш иптәше Резеда апа.

Контракт хезмәте төгәлләнгәч, Илдар Низамов район эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. Биредә аны һәрьяклап килгән, һөнәрен яратучы ир-егет буларак беләләр.

– Илдар абый шофер булып эшкә урнашкан иде. Шул ук вакытта ул кинолог, участок инспекторы вазыйфаларын да башкарды. Аның кебек үз эшенә бирелгән кешеләр сирәк. Үҗәтлеге дә бар, шул ук вакытта кеше хәленә керә белә торган киң күңелле, ярдәмчел дә ул, – ди район эчке эшләр бүлегенең баш бухгалтеры Гүзәл Нәҗмиева.

Илдар Низамов, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, биш ел Чечняда да хезмәт итә.

– Ул вакытта бәрелешләр тынып, Чечняда тормыш тынычланып килә иде. Анда нәрсә һәм ничек буласын күз алдына да китермичә, белмичә бардым. “Бензовоз” белән ягулык ташыдым. Төнлә колонна белән БТРларга ягулык илтә идек. Һәр җирдә уяулык, саклык таләп ителде. Сугышчан дуслар нык ярдәм итте, барысын да аңлаттылар, күрсәттеләр. Чит җирдә һәм сугыш шартларында кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзгә. Яшь һәм милләтләр төрле булса да, бербөтен булып, бер йодрыкка туплана белдек. Руслар, татарлар, башкортлар, дагыстанлылар, карачайлар – барыбыз бергә ашадык, авырлыкларны да бергә җиңдек, – ди райондашыбыз.

Илдар абый хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән бергә районкүләм чараларда да актив катнаша. Бүген дә егетләрчә төз гәүдәле, сөйкемлелеген югалтмаган ир-егет ул!

– Тормышымның бүгенгесе кадерле! Шөкер, яраткан гаиләм, улларым, оныкларым исән-сау! Резеда белән язмыш кавыштырды. Күрше кызы район электр элемтәсе узелында телеграфист булып эшли иде. Әнкәй кушуы буенча элемтә узелына телеграмма бирергә баргач, Резеданы күрдем дә шунда ук гашыйк булдым! Гомерем буе гашыйк мин аңа. Еллар дәвамында мәхәббәтебезне саклап, мине һәр башлангычта аңлап, ерак юллардан көтеп алган тормыш иптәшем, “әти” дип өзелеп торучы балаларым, “бабай” дип муенга сарылучы оныкларым булу – зур бәхет! Гомер зая үтмәгән, димәк! – ди Илдар абый.

Лилия Шәймиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев