Тимер дә йомшаклыкны ярата
“Агромастер” җитештерү компаниясендә 16 ел эшләүче Илзир Исхаков шулай ди
Ул эшли торган заманча станок бөгеп булмастай тоелган тимерне дә төрле формаларга кертә ала. Әле генә тип-тигез булган тимер кисәге берничә минуттан җир эшкәртү агрегатының бер өлешенә әверелә. Көн дәвамында берничә дистә запас частьлар ясый станок артындагы тыйнак егет. “Тимер никадәр каты булса да, йомшак сөйләшкәнне ярата”, – ди әлеге станокта эшләүче Илзир Исхаков.
“Агромастер” җитештерү компаниясенә 2010 елда килә ул. Ике ел хәрби хезмәт үтеп, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә эшләгәннән соң туган ягын сагынып кайта ул.
– Метрәй урта мәктәбендә укыганда ук спортны ярата идем, шуңа Әлмәт физик культура көллиятенә укырга кердем. Диплом алгач, Түбән Табын мәктәбендә эшләдем. Хәрби хезмәттән соң Әлмәт шәһәрендә, аннан Түбән Камада эшләп карадым. Барыбер шәһәр егете булып булмады, туган ягыма кайттым, – ди Илзир.
Туган ягында яңа һөнәр үзләштерергә туры килә аңа. “Агромастер” җитештерү компаниясендә эшләүче энесе Данис та, иптәшләре дә үзләре янына эшкә керергә тәкъдим итәләр.
– Миңа эшем бик ошый. Коллективыбыз дус һәм тату. Компаниядә хезмәт куючылар өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Җитәкчелек тарафыннан игътибар зур, Илгиз Исламов компаниядә эшләүче һәркемне белә. Цех җитәкчеләреннән дә кайгырту бар, – ди Илзир Исхаков.
Илзир алтынчы һәм икенче цехларда тимер бөгү станокларында эшли. Көн дәвамында меңләгән деталь әзерли ул.
– Карап торуга тимер бик каты, аны бөгеп булмыйдыр кебек тоела. Тимер белән “йомшак” аралашсаң, дөрес юнәлеш бирсәң, аны төрле формаларга кертеп була. Шулай да тимер белән бик сак, төгәл эш итәргә кирәк, ул ялгышларны яратмый, – ди Илзир, үзе ясаган детальгә карап серле елмаеп.
Төгәл булганга, һәр эшен җиренә җиткереп башкарганга Илзиргә шушы җаваплы эшне йөкләгәннәр. Илзирнең мактану яки үзен башкалардан өстен кую гадәте юк. Киресенчә, “Миннән дә остарак егетләр эшли бездә”, – ди ул.
– Компаниядә күпьеллык хезмәт стажына ия, үз эшенең чын остасы булган абыйлар да, яшьтәшләр дә күп. Хезмәт хаклары югары. Кайвакыт “Агромастер”да эш-ләүчеләрнең вакытлары юк, алар гел эштә” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Килешмим, биредә эшләп үз йортыбызны җиткердек. Шөкер, ял итәргә дә, нәтиҗәле хезмәткә дә вакыт бар. Вакытны дөрес бүләргә һәм алга куйган максатка иренмичә барырга гына кирәк, – ди Илзир Исхаков.
Илзирнең гаилә тормышы да үрнәк булырлык. Тормыш иптәше Лилия белән өч бала үстерәләр: Иделия – 10 сыйныфта, Альмир 4 сыйныфта укый. Алина әлегә балалар бакчасына йөри.
– Илзирем – тормышта ышанычлы һәм кадерле терәгем. Ул бик яхшы әти, хөрмәтле тормыш иптәше. Эштән кайткач, балаларның укулары, көнне ничек үткәрүләре белән кызыксына. Бергәләп сөйләшә-көлешә кичке аш ашыйбыз, көн дәвамында булган кызыклы хәлләрне искә алабыз. Шөкер, 20 ел бергә тату гомер итәбез. Җитеш тормышыбыз – Илзирнең оста куллары, тырышлыгы нәтиҗәсе. Беркайчан да эштән алҗымый ул. Һәр иртә шатланып яраткан эшенә бара, кич сөенеп кайтып керә. Гомер юлыбыз алга таба да озын һәм бәхетле дәвам итсен, – ди тормыш иптәше Лилия.
Әйе, гаиләң ныклы, тормышың бәхетле булмаса, эштә дә матур нәтиҗәләргә ирешеп булмыйдыр. “Агромастер” җитештерү компаниясендә эшләүче Илзир Исхаковның хезмәте шуңа да нәтиҗәле.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев