Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Сагынуга дәва юк икән

Исән булса, шагыйрь Зөлфәткә (Дөлфәт Маликов) 3 гыйнвар көнне 77 яшь тулган булыр иде.

Минем бу гаиләгә килеп керүем дә нәкъ шул давыллы хисләргә тиң. ЗӨЛФӘТ... Дөресен генә әйткәндә, мәктәбебездә татар теле юк дәрәҗәсендә иде. Мин татар язучыларын, шагыйрьләрен яхшы беләм дип мактана алмыйм. Без башкарак мохиттә үстек. Өйдә гел татарча гына сөйләшсәк тә, балалар бакчасына йөри башлагач, башка телдә уйларга, аралашырга куштылар. Мәктәптә дә барлык фәннәр русча укытылды. Мин, математиканы яраткан кыз, Казан университетының ВМК факультетына укырга кердем. Минем кебек математикага гашыйк бер егет КАИда укый икән... Дусларыбыз мине Азамат белән таныштырганда: “Аның әтисе – шагыйрь Зөлфәт, “Чаян”да эшли”, – дип кенә әйтеп үттеләр. Ә үз әнием белән әтием бу исемне ишетүгә бераз аптырабрак калды кебек. Ләкин мин аларны тынычландырырга ашыктым: “Бер дә курыкмагыз, алар искиткеч, алар гаҗәеп туган җанлы, дуслары өчен үлеп торалар”. Булачак каенанам Фирая... Анысы башкаларга игелек кылудан бушамый. Үзе чибәр, үзе ачык... Булачак каенатам Зөлфәт... Ул шаян да, гади дә, бала-чага кебек беркатлы да... Тагын әллә нинди матур сыйфатларга төреп күрсәтәсем килә аны! Ул миңа “балакай” дип дәшә иде. Хәзер дә шул җылы сүз колагымда яңгырый кебек... Килен булып төшкәч, мин үзем өчен ЗӨЛФӘТ дигән дөньяны ача башладым.

* * *

Башта шигырьләре. Азамат мине гаиләсе белән таныштырган көннәрдә әтинең “Ике урман арасы” китабы әзерләнеп ята иде. Мин дә үз ярдәмемне тәкъдим иттем. Ике дә уйламыйча (машинкада баса беләмме, юкмы? Мондый эштә тәҗрибәм бармы – сорап та тормадылар миннән!), көлтәсе белән шигырьләр тоттырдылар. Ә минем өчен бу Зөлфәт шигърияте белән генә түгел, язу машинкасы белән дә тәүге танышу иде. Шагыйрь Зөлфәт иҗаты турында күп язылды, анысына аерым тукталып тормыйм. Бер генә нәрсәне әйтәсем килә, шул вакытта аның шигырьләрендәге образлар, көтелмәгән чагыштырулар, моңарчы үзем бер тапкыр да ишетмәгән аһәңле сүзләр, ут, өермә, кайнарлык җаныма мең пыяла кыйпылчыгы сыман кадалдылар. Аның шигырьләрен яңадан укыганда шул вак пыяла кыйпылчыклары, төрле төсләр белән уйнап, мозаикадагы кебек бүген дә әйләнә, бөтерелә... Мине әдәбият, шигърият, язучылар, сәнгать дөньясы үзенә тарта башлады. Йотылып татарча шигырьләр укыйм, өебезгә еш килә торган иҗат кешеләре белән аралашам. Читтән торып редакция тормышында кайныйм. Миңа кызык, миңа ошый ул дөнья! Һәм көннәрдән бер көнне (фәрештәләрнең “амин!” дигән чагына туры килгәндер!) “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Роза ханым Туфитуллова мине редакциягә эшкә чакырды! Журнал беренчеләрдән булып компьютерга күчеп маташа һәм нәкъ мин булдыра ала торган эшләр икән анда!

* * *

Зөлфәт-әти. Гаиләдә өч малай һәм бер кыз үскән: Азамат, Илһам, Фазыл һәм кадерле Кадрияләре. Язучылар дөньясында бер шаяру яши: имеш, Зөлфәт – Фираяның бишенче баласы. Юк, килешмим! Бу гаиләдә “әти сүзе” дигән төшенчә бар иде. Һәм ул сүз, балалар үсеп, инде аларның гаиләләре булгач та, көчен югалтмады. Хәтеремдә: ул сүз бик тыныч һәм бер генә әйтелә иде. Аннан соң инде бернинди бәхәскә, сүз куертуга урын калмый...

Зөлфәт-әтинең бик күп кызык яклары булган. Мәсәлән, командировкага кая гына барса да, ул шул ил телендәге балалар китабы һәм, әлбәттә, шул телдә дистәләгән сүз дә ияртеп кайткан. Китап киштәләрендә чех, поляк, Балтыйк илләре телләрендәге ул алып кайткан китаплар, сүзлекләр һаман да саклана әле.

Тагын бер мөһим нәрсәне әйтмичә булдыра алмыйм – бу гаиләдә балалар кул арасына иртә кергәннәр, эш рәтен белеп үскәннәр. Өч ир малай, нинди генә эшкә тотынса да, коеп куя: өйдә ремонт ясау, электр, сантехника эшләре... Алар бит әтиләренең эшләгәнен күреп үскән, аңардан өйрәнгәннәр!

Дәвамы бар.

Лариса Маликова.

Фото – Лариса Маликованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев