Мөһим һәм кирәкле һөнәр иясе
Эретеп ябыштыручы эшен башлаганчы йөз кат үлчәргә тиеш
Ул ясаган бәләкәй генә хата төзелешне туктатырга, җиһазларны юкка чыгарырга, күп чыгымнар чыгарып башланган эшне өзәргә мөмкин. Эретеп ябыштыручыларга элек тә, заманча технологияләр чоры булуга карамастан, хәзер дә ихтыяҗ зур. Авыл хуҗалыгы булсынмы ул, төзелешме, юллар салу, күперләр төзүме, машина-тракторлар җитештерүме – һәркайда һөнәренең бар нечкәлекләрен белеп эшләүче эретеп ябыштыручылар кирәк.
“Агромастер” җитештерү компаниясендә шундый уңган һөнәр ияләре хезмәт куя. Компаниядә дистә елдан артык эретеп ябыштыручы булып эшләүче Ринат Рәхмәтуллин – шундый осталарның берсе.
– Ринат – бик төгәл, эшен җиренә җиткереп башкаручы егет. Техник яктан бик белемле. Эретеп ябыштыручы төрле сызымнарны аңлый белергә, аларны дөрес кулланырга тиеш. Ринат нәкъ менә шундый! Күп еллар эшләвенә карамастан, аның эшенә беркайчан да кисәтүләр булганы юк, – ди “Агромастер”ның дүртенче цех җитәкчесе Ирек Моратов.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 30 май саныннан укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев