Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Мияссәр Шәрипов – аякка баса алмаса да, бәхетне үз кулы белән төзегән ир-егет

Әмәкәй авылында яшәүче Мияссәр Шәрипов та тормышның якасына ябышып алга бара

Аякларына баса алмаса да, үз дөньясын сау-сәламәт кешеләр дә көнләшерлек итеп кора алган, һәр яңа көнне сөенеп, бүгенге тормышына шөкер итеп каршы ала ул.

Туган авылын газлаштыру өчен тырышып йөрүче тормыш иптәше Миләүшә белән уллары Динар һәм Диасның яңадан-яңа шөгыльләренә сөенеп яшәгән көннәрдә язмышның ачы сынавына дучар була Мияссәр Шәрипов.

– 2003нче елның 9 августында Мияссәр юл-транспорт фаҗигасенә юлыкты. Ул көннәрне онытырга мөмкин түгел. Әлеге сынау мәхәббәтебезнең ныклыгын да, гаиләбезнең сабырлыгын да сынады. Без авырлыкларны, икебез бербөтен булып, улларыбыз һәм туганнарыбыз ярдәме, якыннарыбызның теләктәшлеге белән җиңә алдык. Кешегә гаилә нәкъ менә шундый вакытта терәк тә, җилкән дә була, – ди Миләүшә ханым.

– Янәшәмдәге тылым көчле булды. Миләүшәм авырлыклар алдында куркып, югалып калмады. Мине һәрвакыт алга барырга, көчле булырга чакырды. Ә инде, тернәкләнеп, бераз хәрәкәтләнә башлагач, хезмәт миңа көч бирде, – ди Мияссәр.

Озак вакытка сузылган дәвалану, тернәкләнү узганда, Мияссәр Шәрипов тормышны алып бару, финанс мөмкинлекләрен булдыру хакында уйлана. Миләүшәсе исә, иренең эшен дәвам итеп, район газ-эксплуатация хезмәтенә эшкә урнаша.

– Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Мияссәрнең кулыннан бөтен эш тә килә. Ул авырганда да миңа ярдәм итү, терәк булу өчен үзенә туры килерлек эш табу, нәрсә белән шөгыльләнә алуы турында уйланган. Сарманда яшәүче энекәшебез юнәлеш биреп, Мияссәр агачтан тумба-өстәлләр ясарга кереште. Ул вакытта олы улыбыз Динар 7 сыйныфта укый иде, өйдә бергәләшеп эшебезне башлап җибәрдек, – дип сөйли Миләүшә ханым.
Аңа тыйнак кына тыңлап утырган Мияссәр дә кушыла. Матурлыгын, күркәм сыйфатларын югалтмаган ул.

– Агачның тузаны күп була бит. Ярты төнгә кадәр эшлибез. Без яткач, Миләүшә өйне җыештыра, тузан сөртә, идән юа иде. Башта тумба-өстәлләр, урындыклар ясадык. Улларыбыз да эшкә өйрәнеп үсте. Аннан балалар белән бергә башка төр йорт җиһазларын ясый башладык. Бүген эшебезне улларыбыз дәвам итә, – ди Мияссәр. – Башта киңәшләр бирә идем, хәзер инде улларыбыз тәҗрибәле. Быел җиһазлар ясый башлавыбызга 18 ел була. Мөслим районында гына түгел, башка район-шәһәрләргә дә хезмәт күрсәтә егетләр.

Мияссәр өчен җайлаштырып, ихатада остаханә ясаганнар. Биредә гаилә башлыгы төрле җиһазлар җыю белән шөгыльләнә.

– Заман белән бергә җиһаз ясау алымнары да үзгәрә. Хәзер инде мин улларымнан киңәш сорыйм. Бер атнада аш бүлмәсе өчен бер гарнитур җыям. Бергәләп эшлибез. Улларыбыз белән бик горурланабыз! Язмыш аларга сынаулар әзерләмәсен, хәерле имин тормыш бирсен, – ди Мияссәр Шәрипов.

Сынаулар алдында сыгылып төшеп, гаиләсен дә, үзен дә югалтучылар бар. Менә шундый мизгелләрдә тормыш дилбегәсенә ныклап ябышу, якыннарның терәк булуы мөһим.

– Без, хатын-кызлар, гаилә учагын сакларга бурычлы. Балалар өчен без – көзге. Без үзебезне ничек тотсак, алар да шуны кабатлый. Әтиләре улларыбыз өчен һәрвакыт өлге булды. Йөри алмаса да, ул бүген дә хезмәттә. Төпле фикерле ул. Хәзер инде килен-кызларыбыз, алты оныгыбыз бар. Без бүгенге тормышыбыздан бик канәгать, шөкер, – ди Миләүшә.

– Тормыш юлы бәхет-шатлыклардан гына тормый. Язмыш авырлыклар белән сыный. Шул вакытта төшенкелеккә бирелмәскә, үзеңне жәлләмичә алга атларга кирәк. Сөйгән ярың, балаларың белән бер фикердә булу мөһим. Алда тагын да матуррак, бәхетлерәк тормыш көтүе бәхәссез. Мин янәшәмдә Миләүшәм, улларыбыз, кызларыбыз, оныкларыбыз булу белән бәхетле! Балаларыбыз атна саен кайтып йөри, ял көннәрен бергәләп үткәрәбез. Нинди генә эшкә тотынсам да, алар янәшәдә, – ди Мияссәр абый.

Без юк-барга да зарланырга, уфтанырга яратабыз. “Ник болай булды? Бар авырлык миңа гына килә” дигән сүзләрне еш кабатлыйбыз. Язмыш сынауларына бирешмичә, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүче райондашларыбыздан үрнәк алыйк! Миләүшә һәм Мияссәр Шәриповларның чәчәкләргә күмелгән мәһабәт йортында мәхәббәт белән бәхет яши. Алар бу бәхетне үзләре төзегән!

Фото – Шәриповларның гаилә архивыннан. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев