Матур кешеләр бар арабызда!
Шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановның иҗат кичәсе үтте
Юбилейга район җитәкчелеге, язучылар, шагыйрьләр, Мөҗәһит абыйның дуслары, туганнары кунак булып килде. Райондашыбызның иҗат кичәсе бер сулышта үтте.
БЕР СӘЛӘТЛЕ – ГЕЛ СӘЛӘТЛЕ!
Иҗат кичәсен район башлыгы Альберт Хуҗин ачты.
– Балалар шагыйре булу – бик җаваплы, авыр хезмәт. Балаларны аңлау өчен алар кебек самими, садә күңелле булу кирәктер. Мөҗәһит абый – шундый сирәк кешеләрнең берсе. Кечкенә кызыбыз меңләгән татар балалары кебек Мөҗәһит абыйның китапларын укып үсә. Сабыйларыбызның туган телдә, якташ шагыйрьләр һәм язучыларның әсәрләре үрнәгендә белем һәм тәрбия алуына куанычым чиксез! Әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез сезнең шаян, шул ук вакытта тирән мәгънәле, тәрбияви шигырьләрегез аша буыннан-буынга күчсен иде. Мөҗәһит абый – ничә яшьтә булса да, дөньяга балаларча карый белү сәләтен саклап калган шәхес. Сезнең белән чиксез горурланам! Алга таба да иҗат уңышлары телим! – диде район башлыгы.
Бер сәләтле гел сәләтле була, дип белми әйтмәгәннәр. Мөҗәһит абыйның мактаулы исемнәре күп. Райондашыбыз – Татарстанның атказанган укытучысы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале иясе, А. Алиш, С. Сөләйманова, Ш. Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты! “Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбле солисты да ул.
Балалар шагыйренең күңелендә шаян-шук, һәрнәрсә белән кызыксынучы сабый яши. Аның һәр шигырендә эчкерсез елмаючы, кыңгырау чәчәкләре төсле дөньяны яңгыратып көлүче балаларны, мәктәп укучыларының кызып-кызып сөйләшүен, бәхәс аша табылган дөреслекне күрәсең төсле. Күзгә күренмәгән шушы гадилек шагыйрьнең шигырьләрен кабатланмас сергә төрә.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел өчен 19 декабрь санында укыгыз.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев