Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Ләбиб Леронның туган көне

Бүген райондашыбыз, язучы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Леронның туган көне.

Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) 1961 елның 11 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш (Иске Карамалы) авылында туа, балачагы һәм үсмер чоры Актаныш районының Олыимән авылында уза. 1984 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986–1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара. Берара янә "Яшь ленинчы" газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан бирле ул – балалар өчен яңа чыга башлаган "Салават күпере" журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә. 2013 елның декабреннән ул "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире булып эшли. 

Ләбиб Лерон - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев