Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Күңеле дә, хезмәте дә матур

Айсылу Мадьярова мәктәптә укыганда ветеринария табибы булырга хыяллана, чөнки хайваннарны бик ярата. Алар белән уй- ный, өйрәнә, дәвалый. Тик урта белем алу турында аттестат алгач, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына юл тота.

Айсылу Мадьярова мәктәптә укыганда ветеринария табибы булырга хыяллана, чөнки хайваннарны бик ярата. Алар белән уйный, өйрәнә, дәвалый. Тик урта белем алу турында аттестат алгач, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына юл тота. 

2012 елда Айсылу район үзәк китапханәсенә оператор булып эшкә килә. Бер ел хезмәт куйгач, китапханә директоры Лилия Садриева башка эшкә күчү сәбәпле, аңа директор вазыйфаларын йөклиләр. Әлеге җаваплы вазыйфаны тиешле югарылыкта бик төгәл башкара Айсылу Мадьярова.

– Бүген район китапханәләр системасында 27 авыл китапханәсе исәпләнә, аларда 29 китапханәче хезмәт куя. Үзәк китапханәдә балалар һәм өлкәннәр өчен китапханәләр эшли. Үзәкләштерелгән китапханәнең өлкәннәр бүлегендә 60 меңнән артык китап бар. Балалар бүлегендә 22 меңнән артык китап исәпләнә. Шөкер, райондашларыбыз китапханәбезгә бик яратып йөри. Бүген өлкәннәр бүлегендә – 4 меңнән артык, балалар бүлегендә 2 меңнән артык укучы исәпләнә. Җәйге чорда укучылар саны тагын да арта, – ди Айсылу ханым.

Китапханә әледән-әле төрле бәйгеләрдә катнаша, грантлар ота. 2018 елдан бирле Татарстан, Россия күләмендә дистәдән артык грант отканнар.

– Иң зур җиңүебез 2022 елда, модель китапханә буларак, РФ Президенты грантын алу булды. Грант күләме 3 миллион сум тәшкил итте. Аның ярдәмендә без китапханәгә яшьләр сораган чит ил әдәбиятын һәм психология буенча китаплар, җиһазлар һәм техник ярдәмлекләр алдык. Китапханәбездәге бар уңайлыклар да грантлар һәм район җитәкчелеге ярдәмендә булдырылды, – ди ул.

2019 елда китапханәләр тарихын, истәлекләрне туплаган, китапханәчеләр хакында белешмәне үз эченә алган “Районыбыз китапханәләрен барлау юлында” китабы басылып чыккан. Иганәчеләр ярдәме белән басылган каты тышлы, төсле китап районыбыздагы китапханәләр эшчәнлеген өйрәнүдә ярдәмлек булып тора. 

Китапханәчеләр районда узучы бер генә чарадан да читтә калмый. Ел дәвамында узучы өмәләрдә актив катнаша алар.

– Бүген китапханәләр системасында хезмәт куючы 50гә якын кешенең һәркайсы – үз эшенең остасы. Бердәм, дус коллективыбыз белән бик горурланам. Беркайчан да “юк” дип әйтә белмәүче, теләсә нинди вакытта да таяна алырдай кызлар, егетләр эшли бездә, – ди Айсылу.

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, диләр. Айсылу Мадьярова бик тынгысыз, нинди эшкә алынса да, сыйфатлы һәм төгәл башкаручы, һәркем белән уртак тел таба белүче интеллигент хатын-кыз. Бик гадел, кул астында эшләүчеләр өчен янып торучы җитәкче ул. Айсылу Мадьярова күп еллар “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Яшь гвардия” иҗтимагый хәрәкәте бүлекчәсен җитәкли. Айсылу ханымның әлеге эшчәнлеген партиянең Татарстан бүлеге дәрәҗәле бүләкләр белән бәяли. Узган ел Айсылу ханымның фотосурәте районыбызның “Хезмәткә – дан!” аллеясенда урын алды. Әлеге зур хөрмәткә ул тырыш һәм тынгысыз хезмәте, шушы эштә ирешкән уңышлары, җиңүләре өчен лаек булды. 

Айсылу – өч бала әнисе, чәчәкләргә күмелеп утыручы йортның хуҗабикәсе дә. Яшьли мәрхүм булган тормыш иптәше Илзир белән корган дөньяларында аның рухын, якты истәлеген саклап, ул-кызлары белән гомер итә Айсылу.

– Һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы, һәр адымымда мине хуплап торучы ике як әти-әниләремә зур рәхмәт! Алар – минем терәгем, ышанычым. Кая барсам, кайда йөрсәм дә, күңелем тыныч, чөнки балаларым – ышанычлы кулларда. Балаларым – иң зур терәгем. Улым Әмирҗан, кызларым Мәрьям һәм Нәзилә – бар тормышым. Эштән кайткач балалар белән бергәләп тәмле ризыклар пешерәбез, ихатадагы эшләрне башкарабыз, көн дәвамында җыелган яңалыкларыбыз белән уртаклашабыз, – ди Айсылу.

һәрдаим каядыр ашыгучы, сөйкемле елмаюы белән үзенә борылып карарга мәҗбүр итүче Айсылу Мадьярованың кырыкмаса-кырык төрле мәсьәләне хәл итәсе, китапханәчеләрнең борчу-мәшәкатьләрен уртаклашасы, аңа ышанып тапшырылган иҗтимагый эшләрне башкарасы бар. Күңеле матур булганга, эше дә матур аның. Ә өйдә аны балалары көтә. Тормыш матур, тормыш дәвам итә!

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев