Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Көрәшчеләр нәселе

Абыйлы-энеле Ирек һәм Ленар Садретдиновлар кечкенәдән үк көрәш белән шөгыльләнә. Әлеге төр спортны алар нәселләре белән үзләштергән. Бабалары һәм бабаларының әтисе “Мөслим батырлары” исемен йөрткән.

Ленар Садретдинов 12 яшендә милли көрәш түгәрәгенә йөри башлый. Альберт Шәймөхәммәтов җитәкләгән түгәрәккә егет үз теләге белән бара.
– Бабайларның милли көрәш ярышларында катнашуын күреп миндә дә әлеге төр спортка кызыксыну уянды. Балачакта көрәшне уен, шөгыль итеп кенә кабул итсәм, бүген мин ансыз яши алмыйм, – ди Ленар.
Кул көрәшендә Ленар кулын имгәтә. Шуннан соң ул милли көрәштә сирәгрәк катнаша башлый. Шулай да: “Күңел көрәшкә тарта”, – ди ул.
Ленар Садретдинов республикакүләм көрәш ярышларында да катнашкан. Республика бәйгеләрендә өч тапкыр призер булган егетнең көндәшләре шактый. 
– Көндәшләрнең һәрберсе – көчле рухлы, лаеклы көрәшче! Ярышларда катнашучылар төрле алымнар, көтелмәгән ысуллар куллана, – ди Ленар.
Ленар спорт мәктәбендә яшь баскетболчылар тәрбияли. Гомумән, баскетбол, футбол кебек уеннарны бик ярата. Тормыш иптәше Зарина бадминтон белән шөгыльләнә. 6 яшьлек кызлары Әминә дә спорт белән кызыксына. 

– Әлегә түгәрәкләргә йөрми, ләкин киләчәген спорт белән бәйләсә, бик шат булыр идем! Кечкенә чакта абый белән шаярып көрәшә идек. Ярышларда абый белән көч сынашкан булмады, – ди Ленар. 


Ленарның абыйсы Ирек тә – көрәшче.
– Башка балалар Сабантуйда уеннарда катнашырга ашкынса, без әти белән көрәш карарга бара идек. Садыйк бабай, аның әтисе Низам бабай безгә үрнәк булдылар, – ди Ирек Садретдинов.
Ирек көрәш алымнарына тренеры Расыйл Фәттахов кул астында өйрәнгән һәм шул вакыттан бирле бу спорт төрен үз итә.
– Көрәш түгәрәгенә йөргәндә бик күп ярышларда катнаштым. Җиңгән чаклар да булды, җиңелгән вакытлар да. Спорт мине көчле итте, характер тәрбияләде, тәртипкә өйрәтте. Ярышларда бик күп яңа дуслар таптым, кайберләре белән бүген дә аралашабыз, – ди Ирек.
Укуын тәмамлагач ул бассейнда эшли, ә бүген Мөслим гимназиясендә физкультура укыта, баскетбол түгәрәге алып бара.
Ирек һәм Айзилә Садретдиновларның балалары Лиана һәм Азамат та спортка мөкиббән: икесе дә йөзү түгәрәгенә йөри.
– Балаларымның спорт белән шөгыльләнүенә, һичшиксез, сөенәм. Мин 7 яшьтән көрәшкә йөрдем. Үзебезнең татар көрәшенә мин бүген дә гашыйк! – ди Ирек.
Ленар Садретдинов бүген Сабантуйга әзерләнә. Уңышлар телик аңа!
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев