Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Китапханә – серле бер дөнья

Гөлшат Солтанова балаларны шушы дөнья белән таныштыра

“Китап укып елый алганның күңелендә булмый каралык”, – дигән Каюм Насыйри. Бүгенге яңарыш, төрле гаджетлар, ясалма фәһем үсеш алган чорда китап укып елый алган укучылар юктыр сыман. Тик Мөслим гимназиясе китапханәче-педагогы Гөлшат Солтанова башка фикердә.

– Китапханә – серле бер дөнья. Шушы дөньяга ишек ачып, аның серләрен укучыга җиткерә аласың икән, бүгенге заманда да балаларны китап укырга җәлеп итәргә мөмкин. Китапханәче ул – киңкырлы һөнәр иясе. Китапханәче бүлмә эчендә китаплар гына таратып утырмый, психолог та, киңәшче дә, волонтер да, тәрбияче дә, философ та, сердәш тә булырга туры килә. Китапханәгә кызыксынып кына кергәнме, әллә инде мәгълүмат эзләпме – без һәркайсына юл күрсәтеп, киңәш бирәбез, – ди Гөлшат ханым.

Беренче сайлаган һөнәре буенча укытучы Гөлшат Солтанова. Ул Яр Чаллы дәүләт педагогия институының филология факультетын тәмамлаган.

– Татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын алгач, Сикия мәктәбенә эшкә кайттым. 8 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты фәннәрен үзләштерергә ярдәм иттем. Аннан Мөслимгә күчтек. Гимназия ачылган көннән бирле биредә китапханәче-педагог булып эшлим. Китапханәче һөнәренең дә үз нечкәлекләре бар, шуңа да бу юнәлештә дә укып, диплом алдым. Китапханәче булудан тыш, 5-6 сыйныфларда һәм 4 сыйныфта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Филолог булуым китапханә эшендә дә ярдәм итә, – ди Гөлшат Солтанова.

Гөлшат ханым кечкенәдән китаплар укырга ярата. Филолог булуына укытучылары этәргеч биргән.

– Безне рус әдәбиятыннан Суфия Гайсина укытты, татар теле һәм әдәбиятыннан 5-9 классларда Фирая Йосыпова белем бирде. Туган телебезгә мәхәббәтне Фирая апа уятты. 9-10 классларда туган телебезне Роза Низамова үзләштерергә ярдәм итте. Миңа көчле, үз фәнен тирән белүче укытучылар белем бирде. Алар туган телебезне тирәнтен өйрәнергә ярдәм иттеләр, юл күрсәттеләр. Мин укытучыларыма рәхмәтле булып, үзем дә алар үрнәгендә укучыларыма татар телен һәм әдәбиятына, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам, – ди Г. Солтанова.

Өч дистә елдан артык мөгаллимә булып эшләүче, ике дистә елдан артык китапханәче вазыйфаларын башкаручы педагог-китапханәче укучыларны китаплар укырга җәлеп итү өчен төрле юллар эзли.

– Элеккеге һәм бүгенге чор укучылар арасында аерма бик зур. Заманча технологияләр, кәрәзле элемтә, интернет балаларны үзенә бәйли, тик китап белән кызыксынучы балалар да бар. Аларга дөрес юнәлеш бирергә генә кирәк. Китапханәгә бер теләксез кереп тә, сөйләшкәч, аңлашкач, кирәкле китап табып, аның хакында мәгълүмат биргәч, бала аны алмый чыгып китсә дә, укучыда кызыксыну уята алдым, дип исәпләргә тулы нигез бар. Берничә көн үткәч, ул кире керәчәк һәм китапханәдән китапсыз чыкмаячак. Мин, балалар кергәч, аларны яңа кайткан китаплар белән таныштырам. Электрон китаплар укучылар да бар. Югары сыйныф укучылары Гөлсинә Галимуллина һәм Зифа Кадыйрова китапларын яратып укый. Һәр сыйныфта китап укучылар бар. Ел саен октябрь аенда “Китапханәгә китап бүләк ит” акциясен уздырабыз. Акция барышында укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр китапханәгә китаплар алып киләләр. Шул рәвешле китапханәбез яңа китапларга байый, китап сөючеләр өчен яңа мөмкинлекләр туа, – ди Гөлшат ханым.

Тынгысыз, төгәл педагог-китапханәче Гөлшат Солтанова төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә дә актив катнаша һәм җиңүләр дә яулый. 2023 елда ул Туфан Миңнуллин исемендәге “Утырып уйлар уйладым” Х республика коференциясендә икенче урынга лаек була. 2025 елда “Россиянең иң яхшы мәктәп педагог-китапханәчесе” бөтенроссия бәйгесендә катнашып, Мәскәүдә узган форумга барды.

– Бәйге берничә турда узды. Онлайн курслар уздык, тестлар эшләдек, китапханә дәресе үткәреп, аның видеоязмасын һәм “Гаджетсыз бер көн” дигән темага материал әзерләп җибәрдем. Бәйгедә катнашучылар белән әңгәмә дә үткәрделәр. Бәйгедә республиканың 22 районыннан 43 мәктәп китапханәчесе катнаштые. Татарстаннан 17 кеше финалга узды һәм алар арасында үз исемемне дә күреп бик шатландым. Ике көн дәвамында Мәскәүдә I Халыкара мәктәп китапханәчеләре форумында катнаштык, күренекле шәхесләр белән очраштык, мастер-классларда катнаштык. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов чыгышын тыңладык. Форумда катнашу зур мөмкинлекләр ачты, төрле төбәкләрдән килгән хезмәттәшләр белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу яңа юнәлеш бирде, – ди Гөлшат ханым.

Китапханәчеләр китап укуга кызыксыну уяту өчен төрле юллар эзли, чаралар үткәрә, очрашуларда катнаша. Мөслим гимназиясе педагог-китапханәчесе Гөлшат Солтанова да бу юнәлештә нәтиҗәле хезмәт куя.

Фото – Гөлшат Солтанованың шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев