Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Ел геройлары

Кемнәр ул ел геройлары? Мөслимнән Алисә һәм Айдар Хафизовлар «нечкәбил» республика бәйгесендә җиңүгә ирештеләр.

“Һәр хатын-кызның үз бәхет формуласы бар. Минеке бик гади: гаилә учагын сүндермичә саклау, балаларыма, укучыларыма матур киләчәккә юл күрсәтү”, – ди Алисә.

Гаиләнең ышанычлы калканы Айдар “Татбурнефть” оешмасында бораулаучы ярдәмчесе булып эшли.

Яшь, энергияле, максатчан, көчле ихтыярлы егет – Айдар. Спортны үз итә: спорткомплекста өстәл теннисы белән шөгыльләнергә дә, бассейнга йөрергә дә җитешә. Айдар татарча көрәш буенча бәйгеләрдә озак еллар призлы урыннар яулап килде.

Әлбәттә, ир-егетләрнең һәр уңышы артында аны аңлаучы хатын-кыз тора. Айдарның тормыш иптәше Алисә – Мөслим урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе. Алисә җырмоңга гашыйк. Район, республика күләмендәге чараларда катнашып, җиңүләр яулый ул. “Шәхес тәрбияләү” республика конкурсында Алисә икенче урын яулаган иде. Смотр-конкурсларда моңлы җырлары белән сокландыручы райондашыбыз “Агыйдел” бию ансамбле составында “Йортыбыз Татарстан” республика бәйгесендә дә катнашты. “Нечкәбил” республика конкурсында Хафизовлар гаиләсе “Яшь гаилә дөньясы” номинациясендә җиңү яулады.

– “Нечкәбил” бәйгесендә җиңүгә ирешү – гаиләбезнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Республикакүләм матурлык конкурсы гаилә җылысын, милли үзенчәлекләрне, горефгадәтләрне, йолаларны күрсәтүче бәйрәмгә тиң булды. Конкурста катнашканда ярдәм иткән укучыларыма, хезмәттәшләремә, авылдашларыма, район Башкарма комитетына, гомумән, ярдәмгә килгән һәр кешегә рәхмәт! Иң олы рәхмәтем, әлбәттә, гаиләмә, якыннарыма, – ди Алисә.

– Конкурста катнашуларын белгәч: “Һичшиксез, җиңәчәкләр”, – дигән уй килде. Фестиваль шартлары буенча һәр катнашучы нинди дә булса гаилә бәйрәмен, йоласын күрсәтергә, якыннары белән таныштырырга, хатын-кызлар гаилә матурлыгын күрсәтә белергә тиеш иде. Хафизовлар гаиләсе, җыр-бию, нәфис сүз кулланып, әлеге тема буенча видеосюжет тәкъдим ите. Алисәбезгә мәктәп коллективы белән җиңү теләдек, – ди Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева.

Хафизовлар гаиләсендә ышаныч, хөрмәт һәм мәхәббәткә нигезләнгән тәрбия бирелә. Ата-аналар балаларына тиешле игътибар биреп, алар белән күп вакыт үткәрә икән, сабыйлар да игелек белән җавап бирә. 6 сыйныфта укучы Ранис футбол белән шөгыльләнә, 2 сыйныфта белем алучы Йолдыз бию түгәрәгенә йөри.

– Балаларыбыз – безнең киләчәгебез, көзгебез. Бала күңеле беркайчан да кителергә тиеш түгел. Бәхетле балачак әти-әнинең яшәү рәвешенә бәйле. Ир-ат өчен тормыш иптәшенең төс-биткә матур, сөйкемле булуы гына түгел, күңел матурлыгы да мөһим.

Алисәм – уңган хуҗабикә, тугры тормыш юлдашы һәм кайгыртучан әни. Ул беркайчан да төшенкелеккә бирешми. Тормыш иптәшем белән бер-беребезне яратып, горурланып, балаларыбызның уңышларына сөенеп, ике якны да тигез күреп, бик бәхетле яшибез, дип сөенәм. Аллаһы Тәгалә бәхетебезне күпсенмәсен иде, – ди Айдар.

Гаилә милли гореф-гадәтләрне саклауга игътибар бирә. Алисәнең эше дә гореф-гадәтләрне саклауга юнәлтелгән. Ул Мөслим тарихы белән кызыксына, дини һәм рухи кыйммәтләрне саклауга үз үрнәгендә зур өлеш кертә.

– Балаларының уңышларына сөенмәгән әти-әни юктыр. Кызымның һәм киявемнең ныклы, бәхетле гаиләдә бер-берсе өчен җан атып, үзара ихтирам белән, аңлашып, балаларына матур тәрбия биреп яшәүләрен күреп, горурлык хисләре кичерәбез, – ди Алисәнең әнисе Зөбәрҗәт апа.

Лилия Шәймиева

Фото – Хафизовларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев