Итек басудан туктамаган
Кечкенәдән хезмәттә чыныгып үскән 85 яшьлек Мирсәет Хафизов бүген дә хәрәкәттә
Мирсәет Хафизов – Елгабаш авылы егете. Сугыштан соңгы еллар башыннан сыйпамаган аның. 7 сыйныфны тәмамлау белән, үгезгә арба тагып, комбайннан икмәк ташый башлый егет. Үгезне яхшы йөрткәне өчен икенче елга аңа ат бирәләр. Күнегелгән эшне Мирсәет атка арба тагып башкара башлый.
– Безнең яшүсмерлек чоры, яшьлек еллары эш белән үтсә дә, бик истәлекле һәм кадерле булып күңелдә саклана. Урманнан ат белән ташыган бүрәнәләрнең исәбе-хисабы юк. Хәрби хезмәткә алынганчы атлар карадым. Армиядә Белоруссия авиациясе бүлегендә бер ел чамасы хезмәт иткәч, әткәйнең үлеме турында хәбәр килде. Итәк тулы бала белән тол калган әнкәемә бик авыр булгандыр! Әтидән ул көмәнле дә булып калды, – дип искә алганда, Мирсәет абыйның күзләренә хәзер дә яшь тула.
Йорттагы иң өлкән бала 5 сыйныфта укыса, иң кечкенәсе әтиләре үлеменнән соң дүрт ай узгач якты дөньяга килә. Бертуганнарын ачлы-туклы йөртмәс өчен, Мирсәет итек басарга була. Әнисенең Каенсаз авылында яшәүче абыйсына барып, өч көндә бу һөнәрнең нечкәлекләренә өйрәнеп кайта.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 15 ноябрь саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев