Һәр операция артында – бер гомер
«Минем ярдәмгә мохтаҗ авырулар бар икән, нигә әле ярдәм итмәскә?!» - ди Расил Зиннуров
Мөслим урта мәктәбен тәмамлаган Расил Зиннуров укуын Уфа медицина институтында дәвам итә. Дәвалау факультетын яхшы билгеләргә генә тәмамлаган егетне юллама белән Әлмәт шәһәрендәге “медсанчасть”- ка эшкә җибәрәләр.
– Заманында престижлы саналган шәһәр хастаханәсендә хезмәт юлым башланды. Әлмәттә әлеге дәвалау учреждениесе бүген дә мактаулылар рәтендә. Анда 10 ел травматолог булып эшләдем. Медицина юлын сайлавыма кешеләргә ярдәм итү теләге сәбәп булгандыр. Кечкенә чакта самолетлар белән кызыксынып, танылган конструктор булырга хыяллансам да, соңрак фикерем кардиналь төстә үзгәрде, – ди Расил Зиннуров.
“Без укыган чорда табибларга таләпләр зур иде. Иң элек пөхтәлек, тиешле өс киеме булу шарт. Программа буенча нинди манипуляцияләр эшләргә тиеш булсак, барысына да өлгерә идек”, – дип искә ала тәҗрибәле табиб.
– Беренче курста укыганда, кече медицина персоналы ярдәмчесе булып эшләдем. Икенче курста инде “укол” ясарга, система куярга өйрәндек, ашыгыч ярдәм хезмәтендә дә эшләдек. 3-4 курсларда хирургия, терапия бүлекләрендә практика уздым. Беренче мәртәбә башка операция ясаганым бүген дә истә. 45 ел эшләү дәверендә 20 меңнән артык операция ясалды. Кул астымда практика үткән егет-кызлар бүлектә ничә пациент кабул ителсә, барысын да күреп, эш барышын күреп, өйрәнеп бардылар, – ди Расил Зиннуров.
Институт тәмамлагач, Расил Шәрипҗан улы 2 ел ординатурада укый, “Нейрохирургия” белгечлеге буенча әзерлек уза. Һөнәри үсеш буенча даими квалификациясен күтәрә, һөнәри әзерлек программалары, тренинглар уза, конференцияләрдә һәм башка белем күтәрү чараларында катнаша.
Нейроанатомия һәм физиологияне тирәнтен белүе, заманча җиһазлар: микроскоплар, навигация системалары, эндоскопик җиһазлар белән оста эш итүе аркасында ул шәһәрдә генә түгел, республикада танылу ала. Яр Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсендә 30 ел намуслы хезмәт куя. Пациентларыннан һәрвакыт рәхмәт сүзләре генә ишетә.
– Әлмәт, Яр Чаллы, Уфа хастаханәләрендә эшләгәннән соң хезмәт юлымны туган ягым Мөслимдә дәвам итәрмен, дип уйламаган идем. Минем ярдәмгә мохтаҗ авырулар бар икән, нигә әле ярдәм итмәскә?! Эшкә чакыргач, кайтырга булдым. Лаеклы ялда булсам да, белем һәм тәҗрибә югалмый. Белемне даими күтәреп, заман белән бергә атларга кирәк. Гиппократ анты биргән кешегә гомер буе сәламәтлек сагында торса да артык булмас, – ди табиб.
Бүгенге көндә Расил Зиннуров район поликлиникасында хирург вазыйфаларын башкара. Тәҗрибәле табиб турында хезмәттәшләреннән дә, авырулардан да җылы сүзләр генә ишетелә.
– Баланың эче авырткач, район поликлиникасына алып килдек. Яңа хирургның эшкә кайтуын ишеткән идем, шуңа күрсәтергә булдык. Расил Шәрипҗанович улымның эчен тотып карап, тайпылышларны, анализларның нормада булмавын ачыклады. ЭКГ буенча нинди патология булуын аңлап, табиб улыбызны ашыгыч төстә Яр Яр Чаллыга озатты. Анда ятканда, даими хәлебезне белешеп торды. Алтын куллы табиб! Диагноз дөрес куелмаса, ахыры ни булып бетәсен күз алдына да китерү куркыныч. Рәхмәт аңа! – ди райондашыбыз Асия апа.
– Нейрохирург нерв системасы авыруларын һәм патологияләрен: баш һәм арка миен, периферик нервларны һәм умырткалыкны диагностикалау, хирургик дәвалау һәм тернәкләндерү белән шөгыльләнә. Бу – медицинаның иң катлаулы һәм җаваплы участогы. Башка операцияләр ясаган табибның безнең район поликлиниксында эшләве дә могҗизага тиң, – ди район хастаханәсе баш табибы Дамир Сөләйманов.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев