Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Гадилек һәм төгәллек кирәк

“Август-Мөслим” икмәк кабул итү предприятиесендә хезмәт куючы Рәшит Галеевның тормыш девизы бу

Нинди генә җаваплы вазыйфалар башкарса да, җәмгыять өчен кыйммәтле фикер-тәкъдимнәрне тормышка ашырырга ярдәм итсә дә, гадилеген, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаган фидакарь хезмәт кешесе ул.

Рәшит абый – Мөслим егете. Бала чагыннан ук тырыш хезмәт куеп үсә. Бәхетен читтән эзләми, туган җирендә таба.

– Хезмәт юлымны ул чорда иң көчле оешмаларның берсе саналган Мөслим коры сөт заводында башладым, – дип искә ала Р. Галеев. – Компрессорчы һөнәрен үзләштердем. Осталык хезмәтне яратуга, тырышлыкка һәм эшне төгәл башкара белүгә бәйле. Гади эшчедән җитештерү участогы җитәкчесенә кадәр юл үттем. Заводта билгеле шәхесләр, тәҗрибәле җитәкчеләр белән эшләү минем өчен тормыш мәктәбе булды. Югалып калмыйча, максатларга ирешү өчен алга барырга, аралашырга, хезмәт кешесен олыларга, тәҗрибәне башкалар белән бүлешә белергә өйрәндем. Без авыл егетләре бит, шуңа югары белем алырга кызыкмаганбыздыр. Шулай да Ярославль өлкәсендәге 39 санлы һөнәр училищесында элеваторда он тарту һәм катнаш азык җитештерү мастеры белгечлеген алдым. Диплом алу белән Мөслим хуҗалыкара катнаш азык җитештерү заводына эшкә урнаштым. Аннан соңгы хезмәт елларым ашлык кабул итү предприятиесе белән бәйле. 1996 елда Мөслим ашлык кабул итү предприятиесенең ашлык кабул итү участогы җитәкчесе булып эшли башладым. Бүген дә шушы оешмада хезмәт куя алуым белән бәхетлемен! – ди Рәшит абый.

30 елдан артык вакыт эчендә Мөслим ашлык кабул итү предприятиесе берничә тапкыр җитәкчесен алыштырган. Рәшит Галеев исә һаман да шул: гади, тырыш, хезмәтен төгәл башкаручы, үзенә дә, кул астындагыларга да таләпчән һәм шул ук вакытта ярдәмчел ир-егет. Бүген әлеге предприятие җаваплылыгы чикләнгән “Август-Мөслим” ашлык кабул итү пред-приятиесе” җәмгыяте исемен йөртә.

– “Август-Мөслим” җәмгыятендә эшли башлагач, ашлык киптерү комплексы буенча сорауларыма Рәшит абый ачыклык кертте. Ул ашлык киптерү комплексын иң элек үзе тикшерә, аннан соң, киңәшләрен биреп, җитешсезлекне юк итәргә ярдәм итә. Биредә хезмәт куючы һәркемгә хөрмәт белән караучы, һәркайсыбызның хәленә кереп сөйләшә белүче җитәкче ул. Һәр тармакны биш бармагы кебек яхшы белүче һәм аларның эшчәнлеген ышанычлы тәэмин итүче белгеч – Рәшит абый, – ди киптерү комплексында хезмәт куючы Мирзаян Хуҗин.

Җәмгыять җитәкчелеге дә Рәшит Галеев хакында бары мактау сүзләре генә җиткерде.

– Рәшит Әсләхетдин улы – оешмабызның терәге, таянычы. Аңа тапшырылган һәр тармак көйле эшләве һәм бурычларын вакытында башкарып чыгуы белән үрнәк. Ашлык кабул итү предприятиесенә заманча алымнар кертүдә дә аның хезмәте бәяләп бетергесез зур. Р. Галеев киңәше белән 2017 елда, басудан кайткан икмәкнең дымлылыгы югары булуга карамастан, киптерү комплексларын оптималь рәвештә эшләтеп, 35 мең тоннадан артык ашлык эшкәртә алдык. Рәшит Галеев җитәкчелегендә “Целинная-30” ашлык киптерү җайланмасы модернизацияләнде. Бу предприятиегә бөртеклеләрне киптерү һәм чистарту мөмкинлеген 40 тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирде.

Р. Галеев тәкъдиме белән яңа ашлык чистарту машиналары һәм җитештерү сепараторы алынды. Ашлык чистарту машиналары ашлыкның сыйфат күрсәткечләрен саклап калырга ярдәм итте. Предприятиенең матди-техник базасын ныгыту буенча да зур эш башкарылды, ашлык кабул итү бүлекләре һәм склад биналары яңартылды. Без Рәшит Галеев кебек тынгысыз, белемле һәм кайгыртучан хезмәттәшебез булу белән бик горурланабыз! – ди “Август-Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесе директоры Айрат Шәмсетдинов.

Фидакарьләрчә хезмәт куючы ир-егетнең тылы нык булу кирәк. Бу яктан да Рәшит абый күпләргә үрнәк. Тормыш иптәше Флера ханым белән гаилә коруларына 48 ел! Ике елдан алтын туйларын үткәрергә ниятлиләр. Кызлары Резеда һәм Эльвирага гомер бүләк итеп, үстереп, олы тормыш юлына озатканнар, бүген оныклар тәрбияләргә ярдәм итәләр.

– Әтиебез һәрвакыт терәгебез, кайгыртучыбыз һәм безгә юл күрсәтүче булды. Берникадәр кырыс күренсә дә, ул – балаларын ихлас яратучы йомшак күңелле әти. Әти-әниебез безгә һәрвакыт үрнәк булды, бүген дә безне кайгыртып, шатлыкларыбызга сөенеп гомер итәләр. Без алар белән бик горурланабыз! Әти-әниебезнең әле бик озак еллар парлы тормышта сәламәт һәм бәхетле яшәүләрен телибез, – диләр Резеда һәм Эльвира.

Рәшит абыйның оныклары бабалары юлын дәвам итәргә булганнар. Шамил, Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, “Август” җәмгыятенең Казандагы бүлегендә хезмәт куя. Динар аграр университетта укый. Зарина да киләчәктә бабасы юлыннан китәргә тели. Тырыш һәм тынгысыз хезмәте өчен бик күп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары алган Рәшит Галеевның, чыннан да, мактанырлык һәм горурланырлык сәбәпләре бар!

Фото – Р. Галеевның шәхси архивыннан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев