Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Гадел хезмәттә үткән гомер

Йөзенче яшен ваклый башласа да, рух ныклыгын югалтмаган ул

Гади колхозчы, бригадир, механик, авыл советы рәисе, Вәрәшбаш авылын сулы һәм газлы итүче. Болар барысы да – Вәрәшбаш авылында гомер итүче, йөзенче яшен ваклаучы хезмәт ветераны Тәлгать Исрафилов башкарган эшләр. Яше зур булуга карамастан, барысын да төгәл белә ул.

Вәрәшбаш авылында туып-үскән Тәлгать Исрафилов бала чагыннан ук төгәллек, гаделлек ярата. Әтисе Мизхәт белән әнисе Хөббикамал да шушы сыйфатларны үрнәк итеп куя.

– Авыл мәктәбендә җиде классны тәмамлагач, ФЗӨга укырга киттем. 1952 елда Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәренә укырга кердем, анда балта остасы һөнәрен үзләштердем. Бер ел укыганнан соң, төзелештә йөреп алдым, аннан хәрби хезмәткә чакыру килде. Армия мәктәбен Чиләбе өлкәсендә уздым, дүрт елга якын хезмәт иттем. Хезмәт тәмамлангач та туган якларга кайту насыйп булмады. Чиләбе өлкәсенең Аргаяз рай-
онындагы “Аргазы” совхозына эшкә урнаштым. Бригадир булып эшләдем, шунда ук механиклар курсын тәмамладым. 1968 елда туган авылыма кайттым, – дип сөйли Тәлгать ага.

Белемле, хезмәт стажы булган егетне Киров исемендәге колхозга бригадир итеп эшкә алалар. Әлеге җаваплы вазыйфаны 10 ел алып бара ул.

– 1978 елда бригадирлыктан туктарга туры килде. Берничә көннән колхоз рәисе Энгель Галимов чакырып алды да терлекчелек тармагы механигы вазыйфасын тәкъдим итте. Бу эшкә аның җаваплы һәм тынгысыз хезмәт булуын аңлап алындым. Ул чорда терлекчелек тармагының ныклы адымнар белән алга атлаган вакыты иде. Мөгезле эре терлек, сарыкчылык фермалары нәтиҗәле эшли. Фермаларны тагын да камилләштерү, кул көче белән башкарылучы күп эшләрне механикалаштыру өчен зур көч куйдык, – дип искә ала ул чорны Тәлгать абый.

1986 елда ТАССРның Вәрәшбаш авыл советын оештыру турындагы карары кабул ителә. Бу җаваплы эшне үз сүзен әйтә алучы КПСС члены, үтә гадел, туры сүзле һәм төгәллек яратучы Тәлгать Исрафиловка тапшыралар.

– Иске Вәрәш һәм Вәрәшбаш авылларын үз эченә алган авыл советы эшчәнлеген авылдашым Зөлхәбирә белән башладык. Ул бухгалтер вазыйфасын башкарды. Шул чорда язып барган эшләр, финанс хисаплары тупланган дәфтәрләрем бүген дә исән. Анда һәр көнне нәрсә эшләнгәнлеге, күпме финанс чыгымы тотылганлыгы – барысы да күренә. Һәр эшне язып бармасаң, нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин. Балалар бакчалары, авыл китапханәсе һәм клублар, мәктәпләр һәм фельдшер-акушерлык пунктлары эшчәнлеген тәэмин итәргә, су белән тәэмин итү, юллар торышын яхшырту мәсьәләләрен хәл итәргә – барысын да эшләргә туры килде. Авылдашларым һәр эштә ярдәм итте. Вәрәшбаш авылын газлы итү дә насыйп булды. Шөкер, авылдашларым алдында йөзем ак, күңелем чиста. Шуңа һәр авылдашым белән күзгә-күз карап ихластан аралаша алам. Күңелем тыныч, туган авылымда үз йортымда матур гомер итәм, – ди Тәлгать абый.

Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева да Тәлгать ага хакында фикерен җиткерде.

– Тәлгать абый – зур хөрмәткә ия аксакалыбыз. Вәрәшбаш авылының иң өлкән бабае да – ул. Авылдашларыбыз аны бик гадел һәм ярдәмчел кеше буларак хөрмәт итәләр, хезмәтен һәрвакыт ихтирам белән искә алып, ул күрсәткән ярдәм турында горурланып сөйлиләр. Без Тәлгать абый янына истәлекләрен тыңларга, төпле киңәшләрен ишетергә барабыз, – диде ул.

Тәлгать аганың шкафында кара тышлы папка саклана. Әлеге папкада югарыда телгә алынган дәфтәрләр, тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен төрле елларда бирелгән Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, “Хезмәт ветераны” һәм истәлек медальләренең таныклыклары, төрле еллардагы фотосурәтләр саклана.

Хезмәт ветераны газеталар аша ил-көн яңалыклары белән танышып бара. Биш балага гомер бүләк иткән тормыш иптәше Галина ханым мәрхүмә булганга да инде 12 ел вакыт үтеп киткән. Газиз улын югалту ачысын да кичерергә туры килгән Тәлгать агага. Шулай да күңел көрлеген, рух ныклыгын югалтмаган ул. Бүгенге тормышыннан канәгать булып, ил-көннәргә тынычлык, ул-кызларына, оныкларына сәламәтлек теләп, һәр яңа көнне сөенеп каршы ала Тәлгать Исрафилов.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев