Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Факил Сафинга - 70 яшь!

Язучы Факил Сафинга 2 гыйнварда 70 яшь. Якташыбызның шигъри тәлгәшләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

 

Җырлыйсы да әле җырлыйсы!

Якташларым өчен, зурлап дуслык көчен,

Җырлыйсы да әле җырлыйсы! –

Балкып торсын йөзләр, наз китерсен җиргә,

Якты җырларымның җылысы.

 

Кулга гармун алып, киң урамнар буйлап,

Җырлап үттек без дә, дус-ишләр!

Кемне елаттылар, кемне юаттылар,

Безнең җырлардагы саф хисләр.

 

Сагышланган чакта, туган якка кайтам,

Тоеп йөрим гөлләр сулышын.

Чишмә ургып аксын, таңнар нурлы атсын,

Җырларымнан моңга тулышып.

 

Иләс иде җаннар, йолдыз сыман кайнап,

Күтәрелдек күкләр түренә.

Ат өстендә чаптык, ярда учак яктык,

Өзелмәде җырлар күңелдә.

 

Еллар җырлап акты, күпме дуслар таптым! –

Кем сөймәгән – юктыр үпкәбез.

Яшьнәп яши белдек, елар чакта көлдек,

Гомеркәйне җырлап үтәбез.

 

Изге туган ягым, җыелыштык тагын,

Алыштырыр хисләр бармы соң!?

Сезнең белән бергә, шушы ямьле җирдә,

Җырлыйсы да әле җырлыйсы!

Кагылмагыз!

 

Мәңгелек дип уйламагыз,

Югалыр да түгелмен.

Җанга саксыз кагылмагыз,

Капламагыз күгемне!

Йөрәгемдә таш та йөртмим,

Кирәк чакта – корыч мин.

Терәксезләргә – таяныч,

Имансызга – кылыч мин!

Баш очымда кояш яна,

Тургайлы күңел түрем.

Канатлы минем хыялым,

Чиксездән чиксез күгем.

 

Җанга саксыз кагылмагыз!

Әнчекләр, алабайлар

Өскә ташланыр җай көтеп,

Һәр яктан сагалыйлар.

Анда барсам – иярәләр.

Монда барсам да шулар...

Ярсу җаным тынлык сорый,

Туйдым кысыр шау-шудан.

Күшеккәнгә җылы бирәм,

Сагышлыга сүз табам.

Кеше ярган эздән йөрмим,

Үз-үземә юл салам.

 

Үз-үземә таянам мин,

Бер Аллаһка сыенам.

Ал таңнарга уелам мин,

Җилләреннән кыелмам!

Таяныч булдым күпләргә,

Бикләмәдем күңелне.

Мәңгелек дип уйламагыз,

Югалыр да түгелмен!

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев