Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Эшкә бирсәң чын күңел

Авыл кулибины Фәнил Вәлиев, бармаклары өзелсә дә, бер эштә дә сынатмый

Фәнил Вәлиев – Күбәк авылы егете. Аның турында авылдашлары җор телле, киңкырлы, ярдәмчел, эшкә карусыз кеше, диләр.

– Авылдашыбыз турында кемнән генә сорама, һәркайсы аны алтын куллы, диячәк! Авыл клубында эшләгәндә, урындык аягы яки аркасы ватылса, теннис өстәленең җае китсә, шунда ук ремонтлап куя иде. Кран ватылса да, аңа мөрәҗәгать итәбез. Эш кушканны көтеп тора торган кеше түгел ул, үзе күреп ала да: “Тукта әле, моны ремонтлап була бит! Әрәм булып ятмасын!” – дип эшкә тотына. Чөгендер чәчә торган җайланма да ясады ул. Эшли белмәгән эше, җан өрмәгән тимере юк аның! Ярдәмчел, һәркемгә ихлас күңелдән булыша Фәнил абый. Игелекле эшләре белән масаеп йөрми, эшли дә оныта. Ярдәм сораган кешегә “юк” дип әйтә белми, киң күңелле ул, – ди озак елар Иске Карамалы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, аннан директор булып эшләгән Әнисә Биктимерова.

Фәнил абый – “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубының алыштыргысыз әгъзасы да. Смотр-конкурсларда, авылда үткәрелгән чараларда сәхнәдән төшми райондашыбыз. “Ансыз спектакльнең тәме юк”, – ди авылдашлары Фәнил Вәлиев турында.

– Элек Фәнил абый өздереп баянда да уйный иде! Бармакларын өздергәч, баянын читкә алып куярга туры килде. Оста токарь буларак, эш аңа карышмый. Тик шушы һөнәре аның бармакларын да харап итте. Эш вакытында дүрт бармагын кистерде ул. Ир-атларга хас тырышлык, үҗәтлек кебек сыйфатлар бизи аны. Без аны “универсал” дип атыйбыз. Җыр сәнгатенә осталык бөтен кешегә дә бирелми, Фәнил абый моңлы, шул ук вакытта кеше хәлен аңлап, башкаларга ярдәм итеп яшәүче олы җанлы кеше, – ди Миләүшә Гәрәева.

Фәнил абый озак еллар Куйбышев колхозында токарь булып эшләгән. Тормыш иптәше Гөлия апа – савымчылыкта, соңрак Яңа Карамалы амбулаториясендә хезмәт куйган.

– Мин Карамалыга Алексеевск районыннан килен булып төштем. Фәнил бик тырыш, кулы эш белә торган, җыр-моңга гашыйк гаиләдә үскән. Яшь чактан ук музыкага, сәнгатькә тартылган. Бу аңлашыла да, чөнки алар гаиләләре белән музыкаль кешеләр! Әнисе Зөбәрҗәт бакыйлыка күчкәнче Вараксин гармунында, тальянда уйнаган. Авылдашлары бүген дә: “Вәйт уйный иде ул, бөтен авыл тынып кала иде!” – дип кайнанамны бик җылы итеп искә алалар. Фәнилнең бертуган абыйсы Хафазетдин мулла да баянда уйный, матур итеп җырлый. Ә сеңлесе Фәния Әлмәт музыка көллиятендә укытты, егет-кызларны баянда уйнау серләренә төшендерде, – ди Гөлия апа.

Фәнил абый – авылда һәр эштә башлап йөрүче. Эшне ахырынача җиткерү өчен янып-көеп йөрүче дә – ул! Күбәктә мәчет төзелешендә дә Фәнил абый җиң сызганып катнаша.

– Фәнил абыйның гаиләсе – олы җанлы, башкалар хәсрәтенә битараф калмый торган гаилә. Өч бала үстерделәр, кызганыч, кызлары фаҗигале төстә вафат булды. Авырлыкларда сынмас, сыгылмас өчен, гаилә әгъзалары бер-берсенә терәк булды, авыр чакта Аллаһка сыендылар. Үксез балаларга әти-әни назын һәм яратуын мулдан бирделәр. Ике баланы тәрбиягә алып үстерделәр. Бу балалар бүген дә балачаклары бәхетле үткән йортка кайтып, кунак булып, ярдәмләшеп яшиләр. Авылдашым Фәнил абый белән горурланып, янәшәбездә күңел җылысын башкаларга да мулдан өләшүчеләрнең ихласлылыгына сөенеп яшим, – ди Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов.

Фото – Ф.Вәлиевның гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев