Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Елмаю – бәхет билгесе

Аның йөзеннән беркайчан да елмаю китми. Кайчан кайда гына күрсәң дә, ул һәрвакыт якын туганын күргән кебек елмаеп сәлам бирә, хәл-әхвәл сораша. Килеш-килбәте үк затлы, ә үзе гади, шул ук вакытта көчле хатын-кыз ул. Кем дисезме? Мөслим авылында яшәүче Илгизә Фәхранурова хакында сүзебез.

Якты дөньяга беренче авазын Ташъелга авылында салса да, бар гомере Мөслим авылында уза Илгизә ханымның. Аңа алты ай вакытта гаилә Мөслимгә күчеп килә.

– Әнием Мөзәккирә белән әтием Нуриәхмәт миңа барлык кирәкле сыйфатларны биргәннәр. Миңа шундый әти-әни бүләк иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт! Бүгенге уңышларыма әти-әнием биргән тәрбия нәтиҗәсендә ирештем. Мөслим урта мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлап, әнием тәкъдиме белән Казан кооператив техникумында белем алдым. Гомер юлымда мине озата барачак һөнәремә шул вакытта нигез салынды, – ди Илгизә Фәхранурова.

Мөзәккирә апа озак еллар район кулланучылар җәмгыятендә эшли. Искиткеч төгәл, һәр эшне зур җаваплылык белән башкаручы хезмәткәр була. Илгизә апа әнисенең йөзенә кызыллык китерми: бухгалтер белгечлеге алып, 1983 елда туган ягы Мөслимгә эшкә кайта.

– Яшь дип тормадылар, район кулланучылар җәмгыятенә бухгалтер итеп билгеләделәр. Өстәмә эш тә башкарырга туры килде. Киреләнә, “мин моны эшли алмыйм” дип әйтә белмим. Кушылган икән, димәк, башкарырга, эшләргә кирәк! Шулай итеп, комсомол оешмасы секретаре вазыйфалары да миңа йөкләнде, – ди Илгизә ханым, яшьлеген искә алып.

Фото - Фахрануровларның гаилә архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 30 апрель санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев