Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Дөньяга яктылык өләшә

Вазыйх Хаҗиев – Мөслим районында “Атказанган энергетик” исемен алган бердәнбер кеше. Һөнәри бәйрәмен – Энергетиклар көнен райондашыбыз күтәренке кәеф белән каршы ала

Флүрә апа белән Әхмәтгаян абый гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән малай мәктәптә укыганда ук энергетик һөнәре белән кызыксына башлый. Киров колхозында оператор булып хезмәт куйган әтисе артыннан тотам да калмыйча, шушы һөнәрнең бөтен нечкәлекләренә төшенә. АВМ (үлән оны ясау җиһазы) агрегатларын әзер-ләү, карау-ремонтлау эшләрен биш бармагы кебек белгән Әхмәтгаян аганың сәләте улына да күчә.

– Мәктәптә укыганда, каникулларда өйдә ятканымны хәтерләмим. 9-10 сыйныфларда белем алганда, башта – оператор ярдәмчесе, аннары оператор булып эшләргә туры килде. Зур электр агрегатларының җаны бар төсле иде, – ди Вазыйх абый.

Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, егет Казан авыл хуҗалыгы институтына юл тота. Биредә ул инженер-механик һөнәрен үзләштерә. Югары белемле инженер хәрби хезмәтне Владимир өлкәсендә җир асты эшләрен башкаручы электрик булып үтә. Хәрби хезмәттән соң, “Киров” колхозы стипендиаты буларак, инженер булып шунда эшкә кайта. Белемле, тәҗрибәле, кулында ут уйнатучы егетнең хәрби хезмәттән кайтуын ишетеп, Казан авыл хуҗалыгы институтына аспирантурага чакыралар.

Вазыйх абый башта “Агропромэнерго” оешмасында баш инженер бөлып эшли, соңрак әлеге оешманың директоры итеп билгеләнә.

– Озак еллар җаваплы вазыйфада эшләү дәверендә Вазыйх Хаҗиев үзен грамоталы, инициативалы һәм алдан күрүчән җитәкче итеп күрсәтте. Авыр вакытларда ул оешманы һәм коллективны саклап кала алды. Аның инициативасы белән 1989 елда Мөслим районының кечкенә авылларында торак йортларны электр белән җылытуга күчерү оештырылды. “Татагропромэнерго” җитештерү берләшмәсе җитәкчелеге белән берлектә перспективасыз авылларны электр белән җылытуга күчерү планы эшләнде. Беренче булып Тамьян авылы электр белән җылытуга күчерелде. Ул вакытта Мөслим районында 16 перспективасыз авыл электр җылытуга күчте. Әлеге эшне башкару өчен заводта җитештерелгән электр җылыту приборлары кирәк булды. Ул заманда куәте зур булмаган электр җылыту приборлары аз җитештерелгәнлектән, Вазыйх Әхмәтгаян улы инициативасы белән торак йортларны җылыту өчен ЭВН-3/5 казаннары ясау цехы булдырылды. Әлеге проектны “Татсельхозпроект” институты белән берлектә Вазыйх Хаҗиев үзе эшләде, соңрак аны “Татэнергонадзор” да раслады. 1991 елдан районның торак йортларын, колхоз һәм совхозларның терлекчелек биналарын җылыту өчен яңа төр җылыткычлар әзерләү башланды, – дип искә алды Вазыйх абый кул астында хезмәт куйган Рөстәм Шакиров.

Яшьлек елларын барлаганда: “Нәрсә эшләргә омтылсак та, һәрвакыт ниятне тормышка ашыру мөмкинлекләре табыла иде”, – ди Вазыйх Хаҗиев.

– Сәяси һәм икътисади вәзгыять үзгәрү сәбәпле, үз эшемне булдырырга дигән карарга килдем. Күчмә электромонтаж эшләре өчен электрикларның мобиль бригадасы төзелде. Әлеге бригада тырышлыгы белән республиканың бик күп район һәм шәһәрләрендә электр-монтаж эшләре белән бергә социаль-мәдәни көнкүреш объектлары да төзелде, – ди Вазыйх абый.

Вазыйх абый, сайлаган һөнәренә тугры калып, башкарган эшенең сыйфатлы һәм озын гомерле булуына сөенеп яши. 2004 елда Вазыйх Хаҗиев үз инициативасы белән районда мобиль электролаборатория төзи. Бу лаборатория район өчен әһәмиятле роль уйнады. 2007 елда ул район халкы өчен эчке яктырту системасын, шәхси торак йортларны электр белән тәэмин итүне проектлаштыра. Капиталь төзелеш программасы буенча җирлектәге барлык объектларның электромонтаж эшләрен дефектовкалауда һәм смета документациясен төзүдә бушлай ярдәм күрсәтә. Узган җәйдә райондашыбыз Түбән Табын интернат-мәктәбендә дә зур эш башкарды: ут бетә калганда, мәктәпне электр белән тәэмин итү системасы төп челтәрдән резерв челтәренә күчә торган итеп эшләнде.

Чын ир-ат агач утыртырга, малай үстерергә, өй салырга тиеш, дигәннәр. Вазыйх абый әлеге өч пунктта язылганнарның барысын да үтәгән. Балта остасы да ул! Үз тырышлыклары белән салып кергән йортта тормыш иптәше Ләйсән белән өч малай үстергәннәр. Уллары да әтиләре юлын сайлаган. Азат әтисе белем алган уку йортын тәмамлаган. Айнур КАИның кибернетика факультетын тәмамлап, IT-иминлекне тәэмин итә. Төпчекләре Шамил КАИда электрик һөнәрен үзләштергән. Вазыйх абый ике оныкның кадерле бабасы булып, тормыш иптәше Ләйсән белән бәхетле гомер кичерә.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев