Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Безгә хәтер юкка бирелмәгән

Мөслим авылында әфган сугышы ветераны Маис Шәрипов яшәгән йорт диварына элмә такта куелды.

Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәкчеләр белән эшләү комитеты рәисе, әфган сугышы ветераны Альберт Борханов, хәрби комиссар Дажгын Гасанов, Мөслим, Тукай, Сарман, Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Баулы районнары локаль сугыш ветераннары һәм башкалар катнашты.

Маис Шәрипов 1967нче елның 8 июнендә Югары Табын авылында туа. Почта хезмәткәре Нәбирә һәм колхоз бригадиры Муллахмәт гаиләсендә дүрт кыздан соң көтеп алынган малай ул. Әти-әниләре эштән бушамагач, ихатадагы бар төр хезмәтне апалары белән бергә тарта егет. Түбән Табында урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый да Мөслимдә шоферлар курсында укып чыга Маис.

Армия хезмәтен Маис Әфганстанда үтә. Хәрби машина шоферына таулы, ташлы, тирән упкынлы юллардан кызуда да, салкыннарда да бик күп чакрымнар үтәргә туры килә. Һәр чакрымда, һәр борылышта үлем сагалый. Чираттагы рейсларның берсендә машиналар колоннасы дошман уты астында кала. Маис каты яралана. Яшь солдатны үлемнән коткарып калу өчен табиблар кулларыннан килгән барысын дә эшли, әмма катлаулы операция ясарга мөмкинлек булмау сәбәпле, снаряд кыйпылчыкларын чүпләп бетерә алмыйлар. Бу тимер кисәкләре бүген дә үзләрен искә төшереп торса да, Маистан беркем дә зарлану сүзе ишетми.

Армия хезмәтен үткән көннәрнең берсендә Маис каты авырый. Аңына килгәндә үзе янында табибларны шәйли. Күз аллары томаланып, егет аңын җуя. Хәле авырайганнан авырая бара, кинәт йөрәге тибүдән туктый. Табиблар өч мең, биш мең вольт белән электрошок ясыйлар – нәтиҗә юк. Җиде мең вольтны кушкач егетнең йөрәге яңадан тибә башлый. Аны дәваланырга Союзга кайтарып җибәрәләр.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Маис Шәрипов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Чарада чыгыш ясаган һәркем батыр әфганчының тыйнаклыгын, сабырлыгын билгеләп үтте. Сыйныф җитәкчесе Гөлфия Мөхәмәтгәрәева:

– Маисларның сыйныфы иң алдынгы, тырыш булды. Маис бик әйбәт укыды, – диде. Түбән Табын мәктәбенең җиде укучысы Әфганстандагы сугышта катнашкан.

Мәктәптә үк төгәл фәннәрне үз иткән егет 1998 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый, икътисадчы-оештыручы белгечлеге ала. Бу вакытта ул район пенсия бүлегендә эшли, яңа шартларда эшли башлаган бүлекнең нигезен төзүчеләрнең берсе була, дисәк тә ярый. Хәзер дә шушы коллективта хезмәт куя. Җитәкчесе Фәридә Ганиева Маисның һөнәри осталыгын ассызыклады.

– Эшкә җаваплы карый, клиентларга игътибарлы. Ул – коллективның иң хөрмәтле хезмәткәрләренең берсе, – диде Фәридә Ганиева.

Аз сүзле, тыныч кеше, диләр Маисны белүчеләр. Аерым игътибар таләп итми, әмма китереп биргәннәрен дә көтеп ятмый. 2005 елдан торак шартларын яхшыртуга чиратка баскан булган. Шулай да субсидия килгәнне көтеп ятмаган, гаиләсе белән үз көчләре белән йорт салып чыкканнар. Шәриповлар яшәгән Первая урамында быел төзекләндерү эше бара. Район башлыгы Альберт Хуҗинның: “Урамыгызга каты өслекле юл җәелүне бүләк буларак кабул ит”, – дигән сүзләрен Маисның чарада катнашкан урамдашлары да хуплап кабул итте.

Бу көнне батырның күпсанлы бүләкләренә тагын бер медаль өстәлде – Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов Маиска “Бөек Җиңүгә – 75 ел” медален тапшырды.

Бүләкләүләр күп булды бу бәйрәмдә. Үзе дә әфган утын кичкән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәкчеләр белән эшләү комитеты рәисе Альберт Борһанов бертөркем әфган сугышы ветераннарына конгрессның башкарма комитетының бүләкләрен тапшырылды.

Чыгыш ясаучылар патриотлык турында сөйләде, һәркайсы моңа үз тормышыннан мисаллар китерде. Бу хиснең асылы солдат хезмәтен илебездән читтә үткән әфганчыларга да, гомерен хәрби хезмәткә багышлаган запастагы майор Ринат Харрасовка да, аның дәвамчысы – шулай ук хәрби хезмәтне һөнәре итеп сайлаган, бу көннәрдә Ерак Көнчыгышка киткән оныгына да, сыйныфташларының әтисен сугышчан дуслары хөрмәтләвен күреп торучы укучыларга да билгеле.

Локаль сугыш ветераннарының район иҗтимагый оешмасы рәисе Данил Госманов Маиска такта ачуның иганәчесен дә атады. Ул, дөресрәге, алар – Маисның терәлеп торган күршеләре Кадрия һәм Илгиз Исламовлар. Илгиз Исламов сугышта алынган медальләрнең бәһасе юк, диде.

– Йорт-ихаталары тыныч, Маис үзе тыныч. Аның әфганчы икәнен ишеткән бар иде, батырлыгы турында белми идем. Мин күршем белән горурланам, – диде батыр якташыбызның күршесе һәм ул алда ачылачак такталарга да иганәче эзләп йөрмәскә кушты.

– Безне бирегә хәтер җыйды, – диде Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Айбулат Якупов. – Призыв буенча хезмәт итүчегә Кызыл Йолдыз ордены сирәк очракта бирелә. Маис моңа лаек.

Әйе, лаеклыларны алар исән чагында, безнең арада булганда хөрмәтләргә кирәк, аларның хәрби хезмәттәге батырлыклары, эштәге фидакарьлекләре башкалар өчен матур үрнәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев