Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Бер гасыр күп түгел

Александра Зайцева 100 еллык юбилеен каршы ала

Мөслимнең Бакча урамында гомер итүче Шура апа – гасыр яшьтәше. Аны райондашларыбыз пөхтә, аз сүзле ханым буларак белә. Шул урамда гомер итүче яшь-җилкенчәк, бала-чага аңа, яратып, “тетя Шура” дип эндәшә.

Александра Ивановна – Ольгино авылы кызы. Күп балалы гаиләдә аваз салган кызның әти-әнисе урман хуҗалыгында хезмәт куя. Бөек Ватан сугышы башланганда, кызга 15 яшь була. Шул вакыттан ул район үзәгендә телефонистка булып эшли башлый.

– Сугыш башланган дигән хәбәрне бик авыр кабул иттек. Әтине сугышка алдылар. Әни белән кечкенә балалар калды. Иң хәтәр елларны үтеп, азмы-күпме чыныккан идек инде. Бөек Ватан сугышына кадәр ачлык елларында бик күп кешеләр харап булды. Безнең буын үлән ашап кына исән калды. Ач тамакны ничектер туйдырырга теләп, агулы башак ашап, бик күп яшьтәшләрем вафат булды. Сугыш елларында, башкалар кебек үк, фронт өчен дип эшләдек. Хәрби комиссариатта эшләүче снайперлар мәктәбендә тактик күнекмәләр алдым, атарга, корал белән эш итәргә өйрәндем. Тик, ни сәбәпледер, минем белән бергә укыган кызларны сугышка алып китсәләр дә, мин калдым. Бәлки, 16 яшь тулмавы исән калуыма бер сәбәп булгандыр, – ди Александра Зайцева.

Тормыш иптәше Николай белән Шура Мөслимдә таныша. Егетнең Башкарма комитетта радиотехник булып хезмәт куйган чагы. Киң җилкәле, сөйкемле егет кызга бер күрүдә гашыйк була. Александраның чибәрлегенә сокланган егетләр күп булса да, тормыш итәргә нәкъ менә Коляны сайлый ул.

– Әтиебез – бик ипле, ярдәмчел кеше, әниебез һәм балалар өчен җан атып тора иде, мәрхүмкәем. Әни тормышка чыккач, Мөслимдә кичке мәктәпне тәмамлый. 12 сыйныф укыйлар. Белемгә омтылучы, һәрнәрсә белән кызыксынучы әниебез финанс-икътисад техникумын тәмамлый. Снайперлар мәктәбендә алган күнекмәләрен картайганчы онытмады ул. Берәрсендә “воздушка” яисә башка төр корал күрсә: “Кая, бир әле, атып карыйм”, – дип әйтә иде. Без аның беркайчан да зарланганын ишетмәдек. Сугыш еллары турында сөйләргә яратмый әниебез. “Кайда яшьлек – шунда бәхет! Яшьлек елларым сугыш чорына туры килсә дә, ул чорны каһәрләмим. Яшьлек-юләрлек белән авырлыкларны да кичердек. Югы – бергә, бары уртак булды. Эвакуацияләнүчеләрне Мөслимгә бик күп китерделәр. Алар белән аралашып, тормыш, ничектер, күңелле үтте”, – дип сөйли әнкәй. Сугыш тәмамлангач, әни Мөслим урманчылыгында эшләгән, – дип сөйләде Шура апаның кызы Вера.

Александра Ивановнаның тормыш иптәше бик яшьли вафат була. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыгып, 37 яшендә гүр иясе булган ирен артык яраткангамы, балаларын үги әтидән кыерсыттырасы килмәгәнгәме, яңадан кияүгә чыкмый Шура. Дүрт баласына әти дә, әни дә була. Җил-яңгырдан ышыклап, аларның һәркайсына яратуын тигез бүлеп, югары уку йортларына, соңрак олы тормыш юлына озата.

– Николай әти-әнисенә бердәнбер бала иде. Кайнатам улын югалту кайгысын бик авыр кичерде, үзе дә бер елдан соң вафат булды. Кайнанам белән аңлашып, дус-тату яшәдек. Мине беренче көннән үк үз кызыдай кабул итте, киңәшләре белән ярдәм итеп яшәде. Әниле-кызлы кебек, бер йортта гомер кичердек, оныкларын тәрбияләргә ярдәм итте. Кайнанамны, тәрбияләп, соңгы юлга озаттым, 93 яшендә кулларымда бакыйлыкка күчте. Үземнең әнием дә озын гомерле булды, 94 яшькә кадәр яшәде. Йөзьяшәрләр безнең нәселдән килә. Инде балаларым да озын гомерле, сәламәт булсыннар иде! – ди Александра Зайцева.

100 яшен каршы алучы әбекәй әле һаман да балалары, оныклары өчен борчыла. Дүрт баласы инде үзләре гомер көзләренә кереп барса да: “Әни исән чакта без әле бала гына”, – диләр. Шура апаның зур кызы Валентинага – 75 яшь, озак еллар физика-математика фәннәрен укыткан ул. 73 яшьлек Виктор – программист, электр җиһазларын төзәтү остасы. 70 яшьлек Вера – башлангыч сыйныфлар укытучысы, 63 яшьлек Наташа – финанс белгече.

Өч кыз, бер малайга гомер бүләк иткән Шура апаның 8 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Лаеклы ялга ул “Госстрах” оешмасыннан чыккан, анда баш бухгалтер булып эшләгән.

– Әни безнең тамагыбыз тук, өс-башыбыз бөтен булсын дип, алны-ялны белми хезмәт куйды. Иң беренче велосипед та, тимераяклар да бездә булды. Табыныбыз һәрчак сый-нигъмәт белән тулып торды. Бүген, җыелып, әниебезгә рәхмәтебезне җиткерәбез, хөрмәт күрсәтәбез. Урында булса да, тагын озак еллар яшәсен иде әле әни! Әнисез бик авыр булыр, кояш сүнәр кебек. Тырыш, тиктормас әниебезнең озак яшәвенең сере дә туктаусыз хәрәкәттәдер, дип уйлыйм. Ул койманы да үзе тотты, итекләрне дә үзе ямады, олтанлады, утынын да ярды, бакча тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен дә үстерде. Сокланырлык кеше, андыйлар тагын бар микән?! Безгә киемнәрне дә әни үзе тегә, алар башкаларныкыннан аерылып тора иде. Иске, киелми торган киемнәрн яңартып, матур күлмәкләр тегә иде. Безгә генә түгел, сорап килгән кешеләргә дә юк дип әйтә белмәде ул. Тегү, чигү, бәйләүне ярта иде. “Зингер” тегү машинасында “тек-тек” энә сикергәнен тыңлап яту үзе бер матур истәлек булып күңелдә саклана. Тормышны яратучы, аның һәр көненнән тәм табып яшәүче әниемә Аллаһ тән сихәтлеге, шатлыклы көннәр бирсен! – ди Вера ханым.

“Шура апа пешергән пирогларның тәме бүген дә истә. Чиста, пөхтә, бик грамоталы кеше ул”, – дип сөйли аның турында өлкән яшьтәге урамдашлары.

– Кечкенә чакта әтинең базардан кайтуын койма башына менеп көтә идек. Киндердән баулар ясап, берничә көнгә базарга сатарга китә иде. Тәмле әйберләр алып кайта иде. Эх, шул чорга бер әйләнеп кайтасы иде!.. – ди Александра Зайцева.

Фото – А.Зайцеваның гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев