Батыр исеме горур яңгырый
“Исламов” фермер хуҗалыгы механизаторы Руслан Вәлиев Абсолют кыр батыры булды.
Эш сөйгәнне ил сөяр, ди халкыбыз. Тырыш хезмәт куйган, матур эшләре булган кешегә хөрмәт тә зур. Руслан Вәлиев тә әлеге җиңүгә дистә еллар дәвамында тырыш хезмәт куюы нәтиҗәсендә иреште. Бала чагыннан ук авылга, аның кырларына гашыйк егет ул.
Әмәкәй авылында туып- үскән Руслан бабалары һәм әтисе Илгизәр юлын дәвам итү теләге белән, 1997 елда Мөслим һөнәр училищесын тәмамлап, киң профильле тракторчы-машина йөртүче белгечлеген ала.
– Без бит – авыл малайлары. Авылда туып-үс тә һәм техникада да эшли белмә, имеш! Бабам да, әтием дә тракторчылар иде. Мин авылны, җир эшен бик яратам! Шуңа, 8 сыйныфны тәмамлагач, Мөслимгә училищега укырга килдем. “Агромастер” җитештерү компаниясе эшли башлагач, шунда эшкә кердем, – ди Руслан Вәлиев.
“Агромастер” компаниясендә эшли башлавына да дистә елдан артык вакыт узган.
– Язгы кыр эшләрендә һәм урып-җыю кампаниясендә бик теләп катнашам, чөнки җирдә һәм техникада эшләү – минем өчен ял. Компания җитәкчесе Илгиз Исламовка, цех җитәкчесенә рәхмәт: алар теләгемә каршы килми. Быел язгы чәчүдә 215 ат көчле “McCormick” (МкКормик) тракторында хезмәт куйдым. Урып-җыю вакытында “Акрос” комбайнын иярлим. Хәзерге техникада эш-ләү бик җиңел: тавыш та, тузан да юк. Эшләргә дә, йөрергә дә бик уңайлы алар, элекке техника кебек ватылып интектермиләр. Көйсезләнә башласалар, сервис машинасы янәшәдә йөри: сәбәбен ачыклап, шунда ук ремонтлыйбыз. Шөкер, язгы кыр эшләре вакытында төзексезлекләр булмады, шуңа чәчүне 14 көн эчендә башкарып чыктык та инде. 3000 гектарга якын мәйданда чәчү эшләре башкардым, – ди Руслан.
Р. Вәлиев кыр эшләреннән бушаган арада лазер цехында станок операторы булып эшли. Компаниядә җитештерелүче агрегатлар өчен детальләр кисә ул.
– Бездә хезмәт куючы һәр кеше берничә төрле эш башкара. Хезмәттәшләрем кебек мин дә, кыр эшләре төгәлләнгәч, лазер цехында эшлим: детальләр кисәм. Һәр детальне төгәл кисәргә кирәк, чөнки бәләкәй генә ялгышлык агрегатны эшкә яраксыз итәргә, компания исеменә тап төшергә мөмкин. Шуңа игътибарлы булырга, программага деталь кисү өчен юнәлеш биргәндә, төгәл эшләргә кирәк. Лазер станогында да яратып эшлим, – ди эшкә батыр, сүзгә саран егет.
Сабантуйда Руслан Вәлиевне Мөслимнең абсолют кыр батыры дип игълан иттеләр. Бәләкәй буйлы, көчле техниканы ияр-
ләүче Руслан район башлыгының Рәхмәт хаты, кыйммәтле пакет һәм сарык белән бүләкләнде.
– Абсолют кыр батыры булырмын дип уйламаган идем. Исемем яңгырагач, бер мәл ышанмый тордым. Басуда эшләгәндә җиңү өчен түгел, ә куелган максатка ирешү өчен тырышасың. Макталуга караганда, эшләү җиңелрәк. Хезмәтемне күреп, шулай зурлап бәяләүләре өчен рәхмәт! Бүләге түгел, мәзәге кыйммәт, ди бит халык. Мәйдан уртасында шулай олылаулары бик дулкынландыргыч булды, – ди Руслан, елмаеп. – Эшне яратып, теләп, ихлас күңелдән башкарырга кирәк. Шул очракта гына хезмәтең шатлык китерә, матур нәтиҗә, тәмле җимешләрен бирә. Комбайнны да урып-җыюга әзерли башладым. “Агромастер” компаниясендә хезмәт куюым, шул ук вакытта басу-кырларда эшли алуым белән бик горурланам. Хезмәт кешесенә бездә һәрвакыт хөрмәт бар.
Тормыш иптәше Гүзәлия белән ике улларына гомер бүләк иткән Вәлиевләр. Олы улы Артур, әтисе юлын дәвам итеп, Мөслим политехник техникумының автомеханика бүлегендә белем ала.
– Улларым да нәселебез эшен дәвам итәргә теләк белдерә, мин алар өчен шат! Җирдә эшләүчеләр беркайчан да югалмый ул. “Агромастер” кебек көчле җитештерү компаниясендә теләсә-кем эшли алмый. Анда эш яратучы, ялкау булмаган егет-кызлар хезмәт куя. Артурыбыз уку белән бергә эшен дә алып бара, ялларда “Агромастер” компаниясендә эшли. Аңа башкарган хезмәте бик ошый, укуын тәмамлагач, компаниягә эшкә килергә тели. Икенче улыбыз Рушад әлегә мәктәптә укый, ул да техникумда укырга теләк белдерә. Ничек кенә булмасын, улларыбызның сайлаган һөнәрләре үзләренә шатлык һәм канәгатьлек алып килсен. Хезмәттә дә, тормыш юлларында да, ышанычыбызны аклап, лаеклы уллар булсыннар, – ди Руслан Вәлиев, уллары белән горурланып.
Әңгәмәбез тәмамлану белән Руслан Вәлиев эш урынына ашыкты. Агрегатларга кирәкле детальләрне әзерләргә кирәк, тиздән урып-җыюга керешәчәк комбайнын көйлисе бар. Хезмәт кешесенең ирешелгән уңышлары белән тынычланырга хакы юк, чөнки авыл хуҗалыгы тик торуны, ял итүне кичерми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев