Авыл докторы Рамис Галиев
Фельдшер һөнәрен сайлаучылар арасында хатын-кызларны күрергә өйрәнгәнбез. Ир-атлар да бу җаваплы эшне зур төгәллек белән башкара
Фельдшер һөнәрен сайлаучылар арасында хатын-кызларны күрергә өйрәнгәнбез. Ир-атлар да бу җаваплы эшне зур төгәллек белән башкара. Мәлләтамак фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Рамис Галиев Мәлләтамак һәм Нарат Асты авыллары халкына, барлыгы 592 кешегә медицина хезмәте күрсәтә.
Рамис Галиев – Мөслим авылы егете. Яр Чаллы медицина көллиятендә һөнәр үзләштергән. Аны “авыл докторы” дип йөртәләр. Авыл җирендә фельдшерга икеләтә җаваплылык өстәлә.
– Кечкенә чактан ук ак халат кияргә, кешеләргә, тереклек ияләренә ярдәм итәргә кызыктым. Ишегалдындагы эт-мәчеләр беренче пациентларым булды. Сугышып яраланган дүртаяклы дусларымның аяк-кулларын бинт белән урап, яра тизрәк төзәлсен өчен мазьлар сөртеп дәвалый идем. Балалар бакчасына барганда, кесәмдә һәрвакыт бака булыр иде, туңмасын дип, үземчә җылытканмындыр инде, күрәсең. Иптәш малайларны җыеп, аларга саламнан “укол” ясый идем. Йөрәк тибешен тыңлап “дарулар” билгелим. Табиб булып уйнавым гомерлек hөнәремә әверелде, – дип балачак елларын искә алды Рамис.
Рамис хезмәт юлын Баланлы авылында башлый. 1990 еллар була ул.
– Сайлаган һөнәрем буенча озак эшли алмадым, хезмәт хакы бик түбән иде. Хәзер эшләгән кешенең кадере бар. Бер вакыйга истә калган. Баланлыда яшәүче бер бабай кан басымын үлчәтергә керде. Мин ипләп кенә үлчим, ә ул сорый: “Улым, хезмәт хакың арумы соң?” – ди. “Синең кан басымың кебек, төгәл 237”, – дидем. Шул 237 сумга гаиләне дә туендырырга, юл чыгымнарын да капларга кирәк, шуңа төзелешкә чыгып киттем, – ди Рамис Галиев.
Тормыш иптәше Лилия белән өч балага гомер бүләк иткән алар. Балалар ныклап аякка баскач, Рамис күңеле яткан эшкә кире кайтырга, үзе теләгән һөнәрне башкарырга була. Медицина өлкәсендәге күнекмәләрен ныгыту максатында Казанда ике айлык курсларда белемен күтәрә. Укып кайткач, Рамисны Шуганка фельдшер-акушерлык пунктына эшкә билгелиләр. Мөслимгә кайтып йөрергә җайлырак булыр дип, 2022 елда райондашыбыз Мәлләтамак ФАПына күчә.
– Рамис җирлектәге халык белән уртак тел табып эшли. Өлкән кеше булсынмы, бала-чагамы – һәркайсына ихтирам белән карый, ярдәм күрсәтә. Уллары махсус хәрби операциядә булган авылдашларыбызның хәлен даими белеп тора Рамис. Кан басымын үлчәү, хәлләрен белү генә түгел, җылы сүзе белән күңелләрен дә тынычландырып чыга. Авылда фельдшер, hава шартларына да, тәүлекнең нинди вакыты булуына да карамыйча, халыкка беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыгучы кеше. Чир аеруча төнлә кузгала бит. Бу вакытта аларның эше hәм hөнәрләре дөньяда иң кирәклесе булып тоела, – диде Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы Рүзилә Нәсыйфуллина.
Саулык белән бәйле нинди генә мәсьәлә килеп чыкмасын, авыл халкы фельдшерга ашыга. Чөнки белә: ак халатлы шәфкать иясе беренче ярдәмне һичшиксез күрсәтәчәк, ярдәм итәчәк.
– Рамис улымны бик яратам. Битарафлык юк бу егеттә. Кеше хәленә керә, аңлый белә, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә ашыга. Аны хәлем авыраеп китсә, өйгә дә чакыртып алам. Яхшы сүз дарулардан да яхшырак дәвалый. Беркайчан арыганлыгын күрсәтми, үзенең шәхси эшләрен hәм проблемаларын читкә куеп, авыру кешегә ярдәмгә барырга әзер, – ди Нарат Асты авылында яшәүче Нурзания апа.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев