Әтисе һөнәрен дәвам итә
Синең балаларың, Мөслим!

Әтисе һөнәрен дәвам итә

Әтисе юлыннан киткән Кәрим Сәлимгәрәевнең уллары да энергетиклар династиясен дәвам итә

Кәрим Сәлимгәрәевне «энергетика короле» диләр. Өч дистә елдан ар­тык гомерен энергети­ка өлкәсенә багышлаган райондашыбызның шушы һөнәрне сайлавына әтисе сәбәп була.

– Әти Казандагы “Урта Идел авыл электр челтәрләре төзелеше” трестының Бөгелмәдәге төзү-монтаж идарәсендә участок началь­нигы булып эшли иде. Әтинең, саз ярып, басуларда багана­лар утыртып йөргәне хәтердә калган. Әни әйтмешли, ая­гыннан кирза һәм резин итек, өстеннән кожан төшмәгән. Без аның эшенең тынгы­сыз булуын кечкенәдән бе­леп, күреп үстек. Азнакай, Сарман, Мөслим районна­рында электр линияләрен төзү, эксплуатациягә тапшы­ру гына түгел бит әле! Ул ел­ларда яңгырдан соң калык­кан гөмбәләр кебек, бер-бер артлы сафка баскан хуҗалык объектларын электрга тоташ­тырып өлгер генә! – ди Кәрим Сәлимгәрәев.

Әтисенең эше мактау­лы икәнен күреп үсә Кәрим. Сәетгәрәй Сәлимгәрәев җитәкләгән участок дүрт ел рәттән алдынгы була. Бишен­че елны да мактаулы исем бирелә калганда, Сәетгәрәй абый Социалистик Хезмәт Герое исемен аласы булган. Әмма ул елны Мөслимдә аэ­ропорт төзелеше башлана һәм тәҗрибәле белгечне җаваплы объектка чакырып алалар.

– Кәрим кечкенәдән үк үҗәт һәм максатчан иде. Сүзен сүз итәргә, вәгъдә иткәнне башкарырга ярата иде. Мин аның бер мәртәбә дә каршы әйткәнен, тавыш күтәргәнен хәтерләмим, – дип искә ала Да­ния апа.

Кәрим Мәскәү энергети­ка институтының Казандагы филиалына дүрт имтиханның икесен тапшыру белән конкур­стан үтә.

– Бер ел студент тормы­шы сизелми дә үтеп китте. Беренче курстан соң армия хезмәтенә алдылар. Монда да мин дөрес һөнәр сайлавы­ма инандым. Хәрби хезмәтне Пермь өлкәсендәге хәрби-һава көчләре һәм һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә үттем. Электромеханик-дизе­лист буларак, хәрби шартлар­да ике ел практик күнекмәләр алуым белем өстенә тәҗрибә туплау кебек тә булды, – ди Кәрим абый.

Хәрби хезмәттән соң Кәрим укуын дәвам итә. Институтта югары стипендия алып укучы улына сокланып туя алмый әти кеше. Сәетгәрәй абыйның авы­рып китеп якты дөнья белән хушлашуын бик авыр кичерә Кәрим абый.

– Әти сайлаган юлдан тай­пылмыйча баруымда, яхшы укуымда әтинең роле зур булу­ын аңлап үстем. Өченче курста укыган чак иде. Әти хәле начар булуын аңлагандыр, күрәсең, әнигә: “Дания, мин сезне таш­лап киткәч, авыр дип, Кәримне укуыннан туктата күрмә. Ихата тулы мал-туар, сыерны сатып булса да укытып бетер. Зама­налар үзгәрә, электрлаштыру елдан-ел көчәячәк. Бу тармак­ка әле белгечләр бик күп кирәк булачак”, – дигән. Ләкин әнигә сыерны сатарга туры килмәде. Тырышып укыдым, йөзенә кызыллык китермәдем, – ди Кәрим Сәлимгәрәев.

Институтны кызыл ди­пломга тәмамлаган яшь бел­геч хезмәт юлын Мөслим районының “Сельэнерго” оешмасында Вазыйх Хаҗиев кул астында мастер буларак башлый. Тормыш иптәше итеп күрше урамдагы иң чибәр кызны – Лилияне сай­лый. Күпмедер вакыттан соң Кәрим Сәлимгәрәевне Әлмәт районына эшкә чакыралар. Шәһәрнең “Агропромэнер­го” җәмгыятен җитәкли рай­ондашыбыз. Хезмәт чыны­гуы белән бергә җитәкчелек итү тәҗрибәсе дә ала Кәрим. 1994 елда ул “Әлмәт электр челтәрләре” җәмгыятенең Мөслим район бүлегенә ма­стер булып эшкә кайта. Ту­гыз ел хезмәт куйгач, Кәрим Сәлимгәрәевне инженер ва­зыйфасына билгелиләр.

– Электр линияләрен эксплуатацияләү, ремонтлау эшләре ул чорда да өзлексез алып барылды. Кәрим Мөслим һәм Үрәзмәт участокларын­дагы эш өчен җавап бирде. Элеккеге чорларда электр линияләрендә өзеклекләр бик еш була иде. Шуларны тиз арада төзәтү, тиз арада бри­гада төзеп, тиешле урынга җибәрү өчен намуслы хезмәт куйды Кәрим, – дип искә ала хезмәттәшләре.

Яхшы белгечнең тырыш хезмәтен, әлбәттә, күрәләр һәм югары бәялиләр. 2006 елның гыйнварында райондашыбыз “Әлмәт электр челтәрләре” җәмгыятенең Мөслим рай­он бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. Бүгенгәчә әлеге вазыйфада ул. Кәрим Сәлимгәрәев кул астында бүген 44 кеше эшли.

– Безнең эш электр линияләренә хезмәт күрсәтүдән генә тормый, план­лы ремонт эшләре башкару, яңа линияләр сузу да – безнең өстә. Бу эшләр график нигезендә алып барыла. Оешмабыз яула­ган үрләр коллективның бер йодрыкка тупланып эшләвен күрсәтә. Без энергетика оеш­малары арасында уздырылу­чы бер генә бәйгедән дә читтә калмыйбыз. Алга таба да сы­натмасак иде! Энергетиклар тәүлек дәвамында кизү тора, чөнки җаваплы постта баш­кача була алмый, – ди Кәрим Сәлимгәрәев.

Кәрим абыйның уллары да энергетиклар династиясен дәвам итә. Камил әтисе белем алган Казан энергетика уни­верситетында бакалавриат­ны кызыл дипломга тәмамлап, укуын магистратурада дәвам итте. Бүген ул үз эшен алып бара, Казанда яши. Нурислам да энергетик булырга хыял­лана. Егет абыйсы кебек ин­ститутны кызыл дипломга тәмамлап, икенче елын бака­лавриатта укый.

– Улларыбыз әтиләре, баба­лары юлыннан китте, династия дәвам итә. Оныклар да энер­гетиклар булмас дип кем әйтә ала?! Кәрим максатчан, төпле фикерле һәм гаилә җанлы бу­луы белән аерылып тора. Шун­дый ул тәрбияләгәннәре өчен мин әнкәй белән әткәйгә чик­сез рәхмәтлемен, – ди тормыш иптәше Лилия апа.

Кәрим Сәлимгәрәев күптән түгел 55 яшьлек юби­леен билгеләп үтә. Гаилә иминлеге, эшегездә та­гын да зуррак уңышлар, яңа биеклекләр алуыгызны тели­без.

Фото – К.Сәлимгәрәевнең шәхси архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев