Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Алмаз Дәүләтшин чемпионнар тәрбияли

Аның укучылары быел 22 ярышта призлы урыннар яулады

Алмаз Дәүләтшин – Вәрәшбаш авылы егете. “Тамчы” йөзү бассейны тренеры ул. Россия һәм республика күләмендә узучы ярышларда аның укучылары һәрвакыт матур нәтиҗәләргә ирешә. Ул балаларны йөзәргә өйрәтүне генә түгел, ә шәхес буларак тәрбияләүне дә максат итеп куя.

– Быел 22 ярышта катнаштык, бик күп призлы урыннар яуладык. Укучыларым белән чиксез горурланам! Командада һәм төркемдә шөгыльләнүчеләрнең барысы да – кызлар. Моның сәбәбе бик гади: кызлар дисциплиналы һәм бик җаваплы. Күнекмәләр өйрәнү, ярышларда катнашу, җиңүгә омтылыш та көчле кызларда, – ди Алмаз Дәүләтшин.

“Тамчы” йөзү бассейны мөслимлеләрнең генә түгел, җирлегебез кунакларының да яраткан урынына әверелде. 2020 елда сафка баскан заманча бассейнның дәрәҗәсен үстерүдә райондашыбыз Алмаз Дәүләтшин дә үзеннән зур өлеш кертә.

– Бассейн тренерлары Алмаз Дәүләтшин, Мизхәт Миңнегалиев, Алмаз Латыйпов һәм Фәрхәд Хәбибуллин кул астында 98 бала шөгыльләнә. Йөзүчеләр саны көннән-көн арта. Йөзәргә өйрәнергә теләүчеләр дә аз түгел. “Тамчы” бассейны дөнья һәм олимпия чемпионнарын әзерли. Өметле егет-кызларыбыз аз түгел! Укучылар командасы мәктәп олимпиадаларында ун ел рәттән призлы урыннар яулый. Шәхси беренчелектә республика чемпионы исемен алган йөзүчеләребез киләчәктә дә сынатмас. Алмаз Дәүләтшин – үз эшенең остасы, бар күңелен биреп эшли, – ди балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Шамил Мадъяров.

Алмаз спортны кечкенәдән үз итә. Вәрәшбаш мәктәбенең

9 сыйныфын тәмамлагач, Мөслим һөнәр училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә ул. Ике ел хәрби хезмәттә була. Армиядән кайткан егетне үзе белем алган мәктәпкә физкультура һәм технология укытучысы итеп алалар. Читтән торып Кама дәүләт физик культура институтын тәмамлап, йөзү буенча тренер һөнәрен үзләштерә Алмаз.

– Безне Алмаз белән Вәрәшбаш мәктәбе кавыштырды. 2000 елны мин мәктәпкә инглиз теле укытырга килдем, ә Алмаз физкультура һәм технология фәннәрен укыта иде. 2002 елда матур итеп гаилә кордык. Укытучылар династиясенең бер өлешенә әйләндем. Кайнатам да гомер буе шушы мәктәптә балаларга белем биргән, Алмазның ике апасы да укытучы һөнәрен сайлаганнар. Алмаз – биш балалы гаиләдә үскән төпчек, – ди Алмазның тормыш иптәше Ләйсән Яхина. – Элек Мөслимдә дипломлы тренерлар юк иде. Алмаз югары белем алган вакытта бассейн төзи башладылар. Тормыш иптәшем, уенын-чынын бергә кушып: “Әнә, миңа эш урыны төзи башладылар”, – дип шаярткан иде. Ходайның “амин” дигән чагына туры килгән, күрәсең. Алмазның туган авылын ташлап китәсе килмәде. Күпме генә үгетләсәм дә, мин аны Мөслимгә дә алып китә алмадым. “Авылны, туган нигезне ташламыйм!”, – диде һәм сүзендә торды. Авылда әтием белән икесе йорт салдылар.

Алмаз белән Ләйсән өч балага гомер бүләк иткәннәр. Олы уллары Булат Казан төзелеш университетында бишенче курста белем ала. Уртанчылары Әмир быел 11 сыйныфны тәмамлый. Төпчекләре Мәдинә – Мөслим гимназиясенең 5 сыйныфы укучысы.

– Яратып барыр эшем, сагынып кайтыр гаиләм, сөеп туймас балаларым бар. Синең юлны сайлаган укучыларыңның уңышларын күрү – һәр остазның зур шатлыгы. Укучыларым Фәрхәд Хәбибуллин, Рунар Сәхбетдинов, Альбина Абдуллина кайчандыр үзләре шөгыльләнгән бассейнда хезмәт юлларын башладылар. Алга таба да туып-үскән җиремдә файда китереп эшлисем һәм яшисем килә! – ди Алмаз.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип белми әйтмәгәннәр. Агач эшләрендә дә, эретеп ябыштыруда да сынатмый Алмаз. Бер эштән дә куркып тормый. “Кешегә ялынганыбыз юк, өйдәге һәм ихатадагы бөтен эшне тормыш иптәшем үзе башкара, кулы белгәнне балаларга да өйрәтә”, – ди Ләйсән, хәләле белән горурланып.

Тырыш хезмәте өчен Алмаз Дәүләтшин “Отличник физической культуры” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Фото – район хакимияте архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев