Әлфинә Әзһәмова: Мин тамашачыларга шәхси тормышны күрсәтү яклы түгел
Җырчы Әлфинә Әзһәмова шәхси тормышны чыгармыйча, яхшы, матур җыр белән дә популяр булып була, дигән фикердә
Шул ук вакытта шәхси тормышын күрсәткән кешеләрне дә тәнкыйтьләргә кирәкми дип саныйм. Бәлки, аларның хис-кичерешләре белән бүлешәселәре киләдер, аларга шулай рәхәтрәктер. Кемдер артык эмоциональ була, шул рәвешле күңелен бушата. Ул тыныч яшәр өчен шушы юлны сайлаган. Төрлелек өчен андый җырчылар да кирәк.
Дәрәҗә төшүгә килгәндә, һәр нәрсәнең уңай һәм тискәре яклары була. Аларның дәрәҗәсе күтәрелеп китәргә дә, төшәргә дә мөмкин. Һәр кешенең үз башы бар, ничек тели - шулай яши. Миңа, мәсәлән, шәхси тормышымны күрсәтмәгәч, яшәве тынычрак. Үземне тулысынча иҗатка гына багышлый алам, башка нәрсәләр белән шөгыльләнергә вакытым да юк. Чаралар күп, гел юлларда уза гомер», – ди ул.
Әлфинә Әзһәмова белән Гөлназ Хәбибуллина әңгәмәсен «Интертат» сайтында укый аласыз.
Фото: Әлфинә Әзһәмованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев