Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәүдә

Бәяләр нигә арта?

Кибетләрдә кайбер төр азык-төлеккә бәяләр күтәрелгән.

Кибетләрдә азык-төлеккә бәяләр “уйный”. Җәй көне 1 килограммы 92 сум булган шикәр комы хәзер 67 сумнан сатыла. Көнбагыш мае да язын шактый кыйммәтләнгән иде. Бүген аның 1 литры уртача 101-130 сум тора.

– Җәйге чорда шикәр комына бәя арта. Бу кышкылыкка кайнатма-компотлар ясау белән бәйле: җитештерүчеләр дә, кибет хуҗалары да мөмкинлектән файдаланып калырга ашыга. Хәзер халык продукцияне әз-әзләп, беткәннән беткәнгә генә ала. Шикәр комын капчыклап алып куючылар отышта, әлбәттә, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова.

Азык-төлеккә бәяләр арту ризасызлык тудыра. Дөге, карабодай ярмаларына, макарон эшләнмәләренә бәя күтәрелгән. Икмәк һәм сөт продуктларына – сырга, эремчеккә бәя арткан.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 10 ноябрь санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев