Сәләтлеләр сәнгать мәктәбенә кабул ителә
Сәнгать дөньясында

Сәләтлеләр сәнгать мәктәбенә кабул ителә

Мөслим сәнгать мәктәбендә «Ачык ишекләр» көне уздырылган.

- Мөслим сәнгать мәктәбе яңа уку елына инде әзерлек эшләрен башлады.  Алдан игълан ителгән белдерү буенча, 1 сыйныфка укырга керергә теләүче балаларны кабул иттек. Федераль дәүләт таләпләре нигезендә, сәнгать мәктәбенә балалар кечкенә имтихан тапшыру нәтиҗәләре буенча кабул ителә.  Әлеге сынауны 6 яшь  ярымлык 38 бала үтте. Имтихан нәтиҗәләре буенча, укучылар музыкаль, иҗади мөмкинлекләренә карап, мәктәптә эшләп килүче 7 бүлеккә кабул ителделәр. Ата-аналар игътибарына шуны искәртеп узабыз, ачык ишекләр көне август аенда да оештырылачак. Кабул итү өчен урыннар чикле, - дип язалар Мөслим сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар - Мөслим сәнгать мәктәбе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев