Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Спортта да сынатмыйлар

Мөселман яшьләре арасында спартакиада үтте.

Пандемиягә бәйле рәвештә берничә ел туктап торганнан соң, быел мөселман яшьләре арасында спартакиада янәдән оештырылды. Спартакиадага республиканың 15 районыннан командалар килде. Чара Коръән сүрәләре, догалар белән башланды. 
Спартакиадада катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде.
– Районыбызда сәламәтлек бишьеллыгы бара. Спорт белән шөгыльләнү аның бер юнәлеше булып тора. Яшьләрне үгет-нәсыйхәт белән генә түгел, үзебез үрнәк күрсәтеп тәрбияләргә тиеш. Шулай булганда гына нәтиҗә күпкә яхшырак була, – диде Альберт Хуҗин.
“Ансат” хәйрия фонды иң ерак районнан килгән Буа командасына бүләк тапшырды. Мөслим мөхтәсибәте исә, “Иң өлкән катнашучы” буларак, Арча районы командасының 61 яшьлек катнашучысына истәлек бүләге бирде. 
– Беренчедән – озын ялларда аз булса да спорт белән шөгыльләнүне максат иттек. Икенчедән, кардәшләребезне җыеп, спорт тәрбиясе бирү, бер-берсе белән очрашу, аралашу мөмкинлеге тудыру иде. Мөселманнар дин ягыннан да, физик яктан да көчле булырга тиеш, – ди Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин.
Арча районыннан Ильяс хәзрәт Дөлкәрнәев танышу, аралашу, җиңүне максат итеп килүләрен әйтте. Яшьләрне спортка, дингә тартырга кирәклегенә басым ясады.
Тукай районы Иске Җирекле авылыннан Хәйрәт хәзрәт Әлбәнов: “Көчле мөселман зәгыйфьтән хәерлерәк, шуңа күрә һәркем үзен физик яктан чыныктырырга тиеш”, – дигән фикерне җиткерде.
– Безнең спартакиадада беренче тапкыр гына катнашуыбыз түгел, ярышлар бик яхшы оештырылган. Командабыз барлык төр ярышларда да катнашты, – диде Баулы районыннан килгән Рәсим хәзрәт Садыйков.
Ярышлар спорткомплекста гына түгел, политехник техникум спорт залында, “Тамчы” йөзү бассейнында да узды. Командалар мини-футбол, бадминтон, йөзү, таяк тарту, турникта күтәрелү, кул көрәше, канат тарту ярышларында үзләрен сынадылар. Спорт очрашуында 200гә якын кеше катнашты. Һәр спорт төрендә җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык төр ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча Мөслим районы командасы беренче урынны яулады. Икенче урында – Әлмәт районы спортчылары, өченче урынга Тукай районы командасы чыкты. Мөселман яшьләре спортта гына түгел, интеллектуаль яктан да көчле булырга тиеш дигән максат белән балалар өчен пәйгамбәрләр тарихы турында викторина, эстафеталар оештырылды. Катнашучыларга бүләкләр бирелде.
 

Наилә Сәлахова

Айзилә Мөхаммәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев