Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Халыкара күзәтүчеләр Татарстандагы сайлау участоклары эше югары дәрәҗәдә оештырылганын билгеләделәр

Республиканың төрле муниципалитетларында урнашкан сайлау участокларында Испаниядән, Танзания һәм Гватемаладан, шулай БДБ составында булган Беларусь һәм Казахстан илләреннән күзәтүче экспертлар булдылар.

Һәр районда күзәтүчеләр өчәр сайлау участогындагы эшчәнлек белән танышканнар. Үзләренең фикерләре белән алар Бердәм мәгълүмат үзәгендә үткәрелгән брифингта бүлештеләр.

«Россиядәге сайлауларда иң гаҗәпләндергән күренеш шул: кешеләр бәйрәмгә барган кебек карыйлар: җырлар җырлыйлар, сый-нигъмәтләр бүләк итәләр — шулай сайлау күңелле вакыйгага әйләнә. Сайлауларның өч көне дә безнең өчен бик актив узды. Испаниядә андый сайлауларны әлегә кадәр күргәнем юк», — дип сөйләде брифнгта Президент сайлауларында күзәтү миссиясенең халыкара эксперты, тарих профессоры, Испаниянең геосәясәт институты әгъзасы Хосе Мануэль Менендес Манхон.

«Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Сайлау процессында җитешсезлекләр ачыкланмады», — дип белдерде Беларусь күзәтүчесе Дмитрий Санько.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев