Тавыш бирү дәвам итә
Сайлаулар

Тавыш бирү дәвам итә

Көндезге 12.00 сәгатькә 9066 сайлаучы гражданлык бурычын үтәде

Мөслимдә район үзәгендә һәм авылларда тавыш бирү оешкан төстә дәвам итә. Районда 30 сайлау участогы эшли. Көндезге 12.00 сәгатькә 9066 сайлаучы гражданлык бурычын үтәде. Бу барлык сайлаучыларның 61,53 процентын тәшкил итә.

“Сайлаулар тыныч үтә. Сайлаулар турындагы кануннарның бозылуы турында гаризалар кермәде. Тавыш бирергә килүчеләр һәркайсы тәртип белән бюллетень ала һәм тавыш бирә”, – диләр участок сайлау комиссиясе әгъзалары.

Фәридә Гайнетдинова фотолары.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев