Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сайлаулар

Сайлауларда Миңнеханов 88,5 процент тавыш җыйган

Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнашты

Бердәм тавыш бирү көнендә республика халкы төбәкнең иң мөһим вазифасына кемнең ия булачагын билгеләде. РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматына караганда, гамәлдәге Рәис Рөстәм Миңнеханов сайлаучыларның зур яклавына иреште. Тавыш бирүнең беркетмәләренең 90,07 процентын эшкәртү нәтиҗәсендә, аны яклап тавыш бирүчеләрнең саны 88,50% булуы билгеле.

Кандидатлар арасындагы көрәштә икенче урынны Хафиз Миргалимов (4,86% тавыш), өченче урынны Руслан Йосыпов (3,99% тавыш) алса, Виталий Смирновка республика сайлаучыларының 1,82% ы тавыш бирде.

Шул ук көнне Татарстанда башка мөһим сайлаулар да узды. Халык 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлады. Муниципаль депутатлыклар өчен көрәштә рекордлы сандагы кандидат катнашты – 11,4 меңнән артык кеше.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев