Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде

Республика җитәкчесе сайлау участогына тормыш иптәше белән бергә килде, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирүдә катнашты. Республика җитәкчесе сайлау участогына тормыш иптәше белән бергә килде, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау бүген, 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Фото: ТР Рәисе телеграм-каналы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев