Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Өстәмә сайлаулар узды

10 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә Яңа Усы, Баек һәм Түбән Табын авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтте.

Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, тавыш бирү көненә 225 сайлаучы теркәлгән иде. Тавыш бирүдә 200гә якын сайлаучы катнашты.

– Барлык участокларда да сайлаулар оешкан төстә, тыныч узды, – ди район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов. – Өстәмә сайлауларда катнашырга теләк белдереп, сигез кандидат теркәлде. 
Түбән Табын авыл җирлегенең Тугаш авылында урнашкан 2004 санлы сайлау участогында да өстәмә сайлаулар узды. Участок комиссиясе рәисе Флүрә Мәхубрахманова сайлауларның оешкан төстә узуын билгеләп үтте.

– Авылдашларыбыз һәр сайлауда актив катнаша. Тавыш бирүдә бер яшь сайлаучы да катнашты, аңа бүләк тапшырдык.  Участок комиссиясе членнары һәр сайлаучыны ачык йөз белән каршы алып, тавыш бирүне оешкан төстә үткәрергә ярдәм иттеләр,, - ди участок комиссиясе рәисе Флүрә Мәхубрахманова .

 – Беренче санлы Яңа Усы сайлау округыннан депутат китү сәбәпле, әлеге округка депутат сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтте. Сайлаулар башлану вакытына 48 сайлаучы теркәлгән иде, – ди Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова.
Сайлауларда райондашларыбыз активлык күрсәтте. Депутатларга авылдашларының ышанычын аклап эшләүләрен телибез.

Фәридә Гайнетдинова

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 сентябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев