Минҗиһан һәм Рушат Солтановлар гаиләсе тавыш бирергә уллары, киленнәре һәм оныклары белән килде
1989 санлы сайлау участогы Мөслим гимназиясендә урнашкан
Участокта сайлаучыларның активлыгы күзәтелә, күпләр гаиләләре белән тавыш бирергә килә. Мөслимнең ихтирамлы, үрнәк гаиләләрнең берсе Минҗиһан һәм Рушат Солтановлар гаиләсе тавыш бирергә уллары, киленнәре һәм оныклары белән килде. Гаилә башлыгы Рушат Солтанов бик шатланып үз фикерләре белән уртаклашты:
– Сайлауларда без һәрвакыт гаиләбез белән катнашабыз. Бүген дә улларыбыз, киленнәребез һәм оныкларыбыз белән бергә тавыш бирергә килдек. Сайлауларда тавыш бирү – ул үз гражданлык хокукларыңны куллану һәм илдә, тормышыбызда барган вәзгыятькә үз карашыңны белдерү дияр идем. Шөкер, бүген республикабызда һәм районыбызда матур яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын. Киләчәк тормышыбыз тагын да матур һәм сөенечле булсын, - диде.
Солтановлар гаиләсе “Всей семьей на выборы/Гаилә белән сайлауларга” акциясенә кушылып фотога да төштеләр.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев