Мөслим районында тавыш бирү оешкан төстә бара
Сайлаучылар бердәм булып сайлау участокларына ашыга
Мөслим районында тавыш бирү оешкан төстә бара. Сайлаучылар бердәм булып сайлау участокларына ашыга. Күпләр тавыш бирү участокларына гаиләләре белән килә һәм “Гаилә белән сайлыйбыз” акциясендә катнаша.
1989 санлы Яшьләр сайлау участогы Мөслим гимназиясе бинасында урнашкан. Әлеге участокта, һәрвакыттагыча, тавыш бирүчеләрнең активлыгын күрергә мөмкин.
Участокта тавыш бирү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Төрле иҗтимагый хәрәкәтләрнең һәм сәяси партияләрнең күзәтүчеләре эшли. Полиция хезмәткәрләре кизү тора. Сайлаучыларның күпчелеге гаиләләре һәм дуслары белән бергәләп тавыш бирергә киләләр.
1986 сайлау участогында да сайлаучыларның активлыгы күзәтелә. Биредә гриппка каршы вакцина да ясатырга мөмкин.Тавыш бирүчеләр арасында да вакцинация үтәргә теләк белдерүчеләр булды.
1986 санлы Банк сайлау участогы “Мизгел” яшьләр үзәгендә урнашкан. Комиссия членнары һәр сайлаучыны ачык йөз белән каршы ала. Сайлаучыларга Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле депутатларны сайлау өчен ике бюллетень бирелә.
Бердәм тавыш бирү көнендә район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе оештырылды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы товарлары, агач һәм чәчәк үсентеләре, көнкүреш товарлары сатыла.
Ярминкәне район башлыгы Альберт Хуҗин да карап чыкты. Ул сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Мөслимлеләрнең кәефләре күтәренке, йөзләре шат. Бердәм тавыш бирү көнен һәркем бәйрәм буларак кабул итә.
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев