Лицейда укытучылар гаиләсе тавыш бирде
Сайлаулар

Лицейда укытучылар гаиләсе тавыш бирде

Участок сайлау комиссиясе 40 еллык юбилейларын билгеләп үткән Ивановлар гаиләсенә истәлек бүләге тапшырды.

Мөслим лицее бинасында урнашкан 1987 санлы сайлау участогында 1136 сайлаучы теркәлгән. Алар арасында сайлауларда беренче тапкыр катнашучы 37 егет-кыз да бар. 15.00 сәгатькә әлеге участокта 375 сайлаучы гражданлык бурычларын үтәде, шуларның җидесе – яшь сайлаучылар. 40 ел бергә гомер иткән Светлана һәм Алмаз Ивановлар гаиләсе сайлауга да парлап килде. Светлана ханым белән Альберт әфәнде икесе дә – укытучылар. 40 еллык юбилейларын – рубин туйларын алар сайлау алдыннан билгеләп үткән. 1987 санлы участок  сайлау комиссиясе рәисе Илдар Мадъяров гаиләне котлап, истәлек бүләге тапшырды.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев