Политехник техникумда иң күп яшь сайлаучылар
Сайлаулар

Политехник техникумда иң күп яшь сайлаучылар

Яшь сайлаучыларның күпчелеге 1985 санлы сайлау участогында теркәлгән.

Политехник техникум бинасында урнашкан 1988 санлы сайлау участогында да сайлаучылар активлык күрсәтә. Әлеге тавыш бирү участогында 1286 сайлаучы теркәлгән. Шулардан 22 кеше беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Яшь сайлаучыларның берничәсе тавыш биреп тә өлгерде. Аларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Яшь сайлаучылар дулкынлануларын билгеләп үтте.

Районда 364 кеше сайлауларда беренче тапкыр катнаша. Яшь сайлаучыларның күпчелеге – 67 кеше 1985 санлы сайлау участогында теркәлгән.

 Фәридә Гайнетдинова фотолары.

 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев