Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Киләчәгебезне сайладык

Райондашларыбызның күпчелеге Владимир Путин өчен тавыш бирде.

15-17 март көннәрендә Россия Президентын сайладык. Ил тарихында беренче тапкыр сайлаулар өч көн дәвам итте. РФ Президентын сигезенче тапкыр сайладык. 

Быелгы сайлаулар мөслимлеләрнең активлыгы белән тарихка кереп калыр, мөгаен. Тавыш бирүнең беренче көнендә үк сайлаучылар активлык күрсәтте: иртәдән үк чират торып гражданлык бурычларын үтәде. Нәтиҗәдә сайлауларның беренче көнендә үк райондашларыбызның 49 проценты тавыш биргән.

Сайлау участокларында төрле сәяси партияләр һәм иҗтимагый хәрәкәтләр тарафыннан билгеләнгән күзәтүчеләр эшләде. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кизү торды, аларга янгын күзәтчелеге хезмәтендә эшләүчеләр дә ярдәм итте. 

Сайлауга гаиләләре белән килүчеләргә “Гаилә белән сайлауларга!” дип исемләнгән беләзекләр тапшырылды. Сайлау участогында беләзек белән фотога төшеп, бәйгедә катнашучылар да күп булды

16 март көнне район үзәгендә ярминкә гөрләде. Ул сайлаучыларны тагын да активлаштырды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе, көнкүреш кирәк-яраклары һәм кием-салым тәкъдим ителде.

Фәридә Гайнетдинова

Римма Афзалова фотосы

Тулырак "Авыл утлары газетасының 2024 ел 22 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев