Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Иске Карамалы участогы хәбәре

Тавыш бирү барышын төрле сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре күзәтә.

2010 санлы Иске Карамалы сайлау участогы Иске Карамалы авылы мәдәният йортында урнашкан. Сайлаулар башлану вакытына участокта 656 сайлаучы теркәлгән иде. 14.00 сәгатькә әлеге участокта 200дән артык сайлаучы тавыш бирде. 18 яше тулган уналты яшь кеше беренче тапкыр тавыш бирә. Тавыш бирү барышын төрле сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре күзәтә. Участокта эчке эшләр бүлеге һәм янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре кизү тора. Авыл халкы активлык күрсәтә. Сайлауга гаиләләре белән килүчеләр күп.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев