Суд карары чыкты
Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган Гыйздуллин эшен карады. Гыйздуллин гаебен танымады
– Спиртлы эчемлекләр кулланам, тик мин исерек түгел идем. Эштән кайткач, иптәшләр белән “салырга” уйлаган идек. Кибеттән кайтып, капка алдына килеп туктагач, тоттылар. Капка алдында мин инде рульдә түгел идем, – дип, райондашыбыз гаебен танырга теләмәде.
Мировой судья райондашыбызның гаебен раслаучы видеоязма да тәкъдим итте. Анда Гыйздуллинның машинасы белән үз ихатасы янына килеп туктавы, машинадан чыгуы һәм артыннан, “мигалка”ларын кушып, ДАИ машинасының килеп туктавы ачык күренә.
ДАИ инспекторлары тәкъдиме белән алкотестерга өргәннән соң, Гыйздуллинның канында алкоголь күләменең рөхсәт ителгәннән дүрт мәртәбә артык булуы ачыкланган.
– Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утыручыларның бик сирәге генә гаебен таный. Гыйздуллин да ахыргача “мин рульдә түгел идем” дип барды. Райондашыбызның ялганын ачыкларга видеоязма ярдәм итте, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Җәмәгать суды каршына баскан Гыйздуллинга, административ җинаять кылганы өчен, суд тарафыннан 45 мең сум штраф билгеләнде. Моннан тыш Гыйздуллин 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев