Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган Әхмәтханов эшен карады. Әхмәтханов гаебен тулысынча таныды. Суд залында мировой судья райондашыбызның гаебен раслаучы видеоязма да тәкъдим итте.

– Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына бер мәртәбә дә утырганым юк иде, зинһар, бер тапкырга гафу итегез! Минем праваны алмагыз, зинһар! – дип, яшьле күзләре белән судьяга төбәлде.

Соңлап үкенүдән генә ни файда?! Законга каршы барып булмый.

ДАИ инспекторлары райондашыбызны чираттагы рейд вакытында район үзәгендә туктаткан. Алкотестерга өргәннән соң, Әхмәтхановның канында алкоголь промиле күләменең рөхсәт ителгәннән ике тапкыр артып китүе ачыкланган.

– Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар аркасында кайвакыт бер гаепсез кешеләр дә зарар күрә. Бик күп фаҗигаләрнең сәбәпчесе дә – нәкъ менә сәрхүш шоферлар, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Әхмәтханов кылган гамәленә ихластан үкенсә дә, башкача карар чыгарып булмаслыгы көн кебек ачык иде. 

Җәмәгать суды алдына баскан Әхмәтхановка бу көннне административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 45 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Моннан тыш, Әхмәтханов 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев