Суд карары чыкты
3 сентябрьдә мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Солтанова эшен карады
Солтанова гаебен танырга теләмәде. Мировой судья хатын-кызның гаебен раслаучы видеоязманы күрсәткәч тә, ул үзенең көч-хәл аякта торуын авыруга, хәлсезлеккә сылтады.
– Минем спиртлы эчемлекләр кулланганым юк. Ул көнне дә эчмәдем, мин, гомумән, эчмим. Барысы да ялган! ДАИ инспекторлары беркетмәсенә мин кул куймадым, – диде Солтанова.
Солтанованың ДАИ инспекторлары тәкъдиме белән алкотестерга өрүе, анда алкогольнең рөхсәт ителгәннән өч тапкыр (!) күбрәк булуы видеоязмада теркәлгән иде. Шушы ук видеоязмада Солтанованың беркетмәгә кул куйганы да аермачык күренә. Тик райондашыбызның үз сүзен бирәсе килмәде. Суд дәвамында: “Ул мин түгел идем! Мин эчмәдем,” – дип утырды ул.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 15 ноябрь саныннан укыгыз.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев