Мөслим шоферына суд карары чыкты
Ул гаебен танымады
Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Вәлиуллин эшен карады. Ул гаебен танымады.
– Минем эчеп рульгә утырганым юк. Ул көнне мин туктап торган машинада сыра эчтем, – диде Вәлиуллин.
Мировой судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да күрсәтте. Видеоязмада Вәлиуллинның Мөслим урамы буйлап машинада җилдерүе, аны ДАИ хезмәткәрләренең тоткарлавы, алкоголь куллануын ачыклау өчен тикшерү үткәрүләре күренә. Видеоязмадан тыш ДАИ инспекторының – алкотестерда, аннан район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерүләр дә судта дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре райондашыбызның канында спиртның нормадан ике тапкыр күбрәк булуын күрсәткән.
Административ җинаять кылганы өчен Вәлиуллинга суд тарафыннан 45 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев