Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Печән базары

Урамдашлар берләште

Соңгы елларда авылларда урам бәйрәмнәре уздыру күркәм гадәткә әйләнде.

 Рәсми булмаган шартларда, ачык һавада үткән бәйрәмнәр авыл тормышын тагын да җанландырып җибәрә, бердәмлекне ныгыта, аралашу ихтыяҗын канәгатьләндерә. Әлеге бәйрәмнәрне без социаль челтәрләрдә дә яктыртып барырга тырышабыз, мондый чараларга карата хуплау сүзләре ишетәбез.

Илгизә Шәрифуллина:
– Илләр тыныч булып, моннан соң да тату яшәсеннәр. Мөслим авылының Яңа урамында яшьләр күбрәктер. Безнең яшь бара бит инде. Искәндәров урамында торабыз. Башлап йөрүче булса, без дә үткәрер идек. Мин үзем хуплыйм.
Илфир Хәйбуллин:
–Илгизә, бисмиллаңны әйтеп башлап җибәр әле. Без дә кайтырбыз.
Илгизә Шәрифуллина:
– Шәп булыр иде.
Маһидә Заянова:
– Бер-берсенә ярдәм итеп, тату яшәгән урамдашлар озын гомерле булалар. Мәгънәле бәхетле озын гомер булсын сезгә! Үрнәк алырлык чара булган. Дәвамлы булсын!
Нурия Шәрифуллина:
– Бердәм, тату яшәвегез бар кешегә үрнәк! Бигрәк тә оештыручыларга рәхмәт!
Роза Шагаева:
– Афәрин! Сокланам!

Расиха Хантимерова:
– Афәрин, булдыргансыз! Сезнең урамда үткәрердәй кешеләр бар бит әле ул.
Флера Ханнанова:
– Бик күңелле уздырганнар урам бәйрәмен. Татарстан урамы халкы бик дус, аралашып яши. Кышын, жыелышып, чаңгы шуарга да йөриләр әле алар.

Нурия Шәрифуллина:
– Әй матур итеп утырасыз, апалар. Җиңелчә киенгәнсез, җәйге көн, диярсең. Әбиләр чуагы матур көннәрен юмарт бирде инде быел. Оештыручыларыгызга, табын хәстәрләүче бердәм Әмәкәй халкына зур рәхмәтләр әйтәсе килә. Үрнәк алырдай сез!
Рәнисә Мәхмүтова:
– Әмәкәйлеләр, булдырасыз да.

Нурия Шәрифуллина:
– Нинди матур бәйрәм булган бит бу! Табигате дә бик шәп бу арада. Бер-береңнең кадерен белеп, традицияләрне саклап, шулай күңелле итеп яшәүгә ни җитә!
Фанил Галиев:
– Булдырасыз, киләчәктә дә бергә булып, бердәм булып яшәгез.
Гөлсинә Гомәровна:
– Молодцы!

Сәхифәне Гөлназ Җәлилова алып бара.

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев